Бүген, ягъни 6 май көнне, Теләченең 3 нче номерлы балалар бакчасында "Бөек Җиңүнең 71 еллыгына" багышланган чара узды. Бакчабызга йөрүче балалар бәйрәмнең төп кунаклары - Бөек Ватан сугышы тыл ветераннары, сугыш балалары әби-бабайбалар иде. Нәниләр сугышның бар ачысын үз җилкәләрендә тойган чал чәчле ветеран игътибарына аһәңле җырлар, тапкыр шигырьләр, матур биюләр җиткерделәр. Бәйрәм кичәсе тәмле ризыклар белән табын артында дәвам итте. Кунакларыбыз кичәне бик ошатты, чакыруыбыз өчен рәхмәт сүзләрен, җылы теләкләрен җиткерделәр. Без дә мондый бәйрәм-очрашуларның дәвамлы булуын теләп калдык.