Җиңү көне белән!

2016 елның 10 мае, сишәмбе

7 май көнне Олы Мишә урта мәктәбе, авыл җирлеге белән берлектә, Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган митинг үткәрде. Бу тарихи көнне билгеләп үтәр өчен укучылар тарафыннан “Җиңү безнең күңелләрдә!” дип аталган әдәби-музыкаль монтаж күрсәтелде. Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташларыбыз истәлегенә төзелгән һәйкәлгә чәчәкләр салынды. Сугышта һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдык. Зур хөрмәткә лаек булган сугыш  һәм тыл ветераннарыбызны бәйрәм белән котладык. Аларга исәнлек- саулык, озын гомер,хәерле имин көннәр теләдек.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International