Ветераннар советы һәм җирле үзидарә рәисе, мәктәп директоры һәм килгән кунаклар, тыл ветераннарыбыз катнашында бәйрәм митингы узды. Сугышның ачысын –төчесен үз җилкәләре аша уздырган өлкәннәребез хөрмәтенә укучылар көче белән әзерләнгән концерт программасы тәкъдим ителде һәм җитәкчеләр тарафыннан котлаулар яңгырады. Кичә өлкәннәребез белән җылы әңгәмәләр корып, аларның моң-зарларын тыңлап чәй табыны артында дәвам итте.