Клубның фойе өлешендә әзерләнгән чәй табыны кунакларның күңеленә бәйрәм хисе өстәде. Килгән кунакларның игътибарына китапханәдә “Сугыш белән өтелгән балачак” исемле китап - күргәзмә дә тәкъдим ителде. Бәйрәмнең барышында туган җирләре өчен сугыш кырларында башларын салган, сугыштан әйләнеп кайтып та инде безнең арабыздан киткән авылдашларыбыз бер минутлык тынлык белән искә алынды.