Балалар аларны бәйрәм белән котлап үз куллары белән ясаган открыткалар бүләк иттеләр, сугыш турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Ветераннарга сугыш чорындагы авыр хезмәтләре өчен зур рәхмәтләр җиткерелде һәм Җиңү бәйрәме белән котланды.