9 май- Җиңү бәйрәме

2016 елның 10 мае, сишәмбе

7 май көнне Югары Кибәхуҗа, Максабаш, Төрек-Тәмте авылларында “Бөек Җиңүнең 71 еллыгына” багышланган митинг үткәрелде. Барлык укучылар, укытучылар кулларына “Үлемсез полк” портретларын, чәчәкләр, шарлар, флаглар тотып, колоннага тезелеп, авылның үзәк  урамы буйлап обелеск янына төштеләр.Укучылар көче белән әзерләнгән концерт  программасы ветераннарга, авыл халкына бик охшады.Тыл ветераннарына, сугыш чоры балаларына укучылар кулдан эшләнгән бүләкләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International