Шул уңайдан, 7 май көнне, «Победная весна – җиңү язы» акциясе кысаларында, Айдар авылы китапханәчесе "Тамчы" түгәрәге членнары белән берлектә сугыш һәм тыл ветераннарының өйләренә бардылар. Ветераннар авыр тормыш юллары үтүләре хакында сөйләделәр, һәрчак нык ихтыярлы, көчле булырга чакырдылар. Балалар аларны бәйрәм белән котлап үз куллары белән ясаган открыткалар бүләк иттеләр, сугыш турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Китапханәче ветераннарга сугыш чорындагы авыр хезмәтләре өчен зур рәхмәтләрен җиткерде һәм Җиңү бәйрәме белән котлады.