Әлеге кичәдә балалар Тукайның әкият геройлары “Кәҗә белән Сарык”, ”Су анасы”, “Шүрәле”, “Акбай” белән очраштылар. Балалар шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр. Кичә азагында барлык атнашучыларга да мактау грамоталары һәм истәлек китаплары тапшырылды.
26 апрель көнне Теләче ял паркында уздырылган «Тукай язы – шигъри яз» дип исемләнгән шигырь бәйрәмендә Максабаш авылынннан да ике укучы - Котдусова Алмазия белән Мингазов Альмир чыгыш ясады. Алар Г.Тукайнын шигырен һәм җырын башкардылар. Балалар бәйрәмнән яхшы тәэсирләр алып кайттылар.
Балалар Г.Тукай шигырьләрен сөйләделәр. Китапханәдә эшләп килүче “Кояшкай” иҗат берләшмәсе члены Габдриева Гөлинә үзе язган “Сөекле Тукай” дигән шигырен сөйләде.
Ямбулат авылы китапханәсендә "2016 ел - Кино елы" уңаеннан "Библионочь - 2016" акциясе кысаларында Г. Әпсәләмовның "Ак чәчәкләр" романы буенча төшерелгән кино карау һәм шушы роман буенча әңгәмә үткәрелде.
Ямбулат авылы башлангыч мәктәбендә мәктәпкәчә һәм башлангыч сыйныф укучылары катнашында "Иҗат аша Тукай безнең күңелләрдә" дип исемләнгән балалар иртәсе үткәрелде. Китапханәче Шакурова Г. үткәргән чараның максаты балаларны Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру, үлемсез шигъриятенә мәхәббәт уяту иде. Укучылар чарада бик актив катнаштылар, шигырьләрен укыдылар, җырларын җырладылар, әкиятләрен искә төшерделәр.
Шул уңайдан, Ямбулат авылы китапханәсендә дә төрле чаралар үтте.
Шул уңайдан, Ямбулат авылы китапханәсендә "Милли азатлык күгендә ул - кояш һәм аебыз..." дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды һәм шигырь бәйрәме үтте. Укучылар Г.Тукайның әсәрләренә күренешләр әзерләделәр, шигырьләрен һәм җырларын өйрәнделәр.
27 апрель көнне Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсе мәдәният хезмәткәре белән берлектә башлангыч сыйныф укучылары катнашында "Тукайга мәдхия " дип исемләнгән шигырь бәйрәме үткәрде. Кичә барышында балалар Г.Тукайның шигырьләрен сөйләделәр, аның тормыш юлы белән таныштылар, төрле сорауларга җавап бирделәр. Кичә бик күңелле, матур узды.
Тукай дөньяда 27 ел гына яшәсә дә, искиткеч зур әдәби мирас калдырды, халыкка хезмәт итүнең бөек үрнәген бирде. Г.Тукайның тууына 130 ел тулуга багышлап һәм туган телгә, милли мәдәнияткә кызыксынуны арттыру максатыннан Урта Мишә авыл китапханәсендә “Габдулла Тукай – сүнмәс йолдыз ул!” исемле шигырь бәйрәме үткәрелде. Укучылар Г.Тукай язган шигырьләр сөйләделәр һәм әкиятләренә күзәтү үткәрделәр.
Олы Нырсы авыл китапханәчесе Сафина Ф.Ф. Олы Нырсы балалар бакчасында “Бөек Тукай шигырләре, әкиятләре күңелгә якын” дип исемләнгән балалар иртәсе үткәрде. Балаларга Г.Тукайның әкиятләре, шигырләре сөйләнелде. Алар Г.Тукайның шигырләрен яттан сөйләделәр, туган тел җырын җырладылар.
25 апрель көнне Айдар авылы китапханәчесе "Ромашка" балалар бакчасындагы нәниләр белән "Кечкенә Тукай" дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрде. Балаларга Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты турында сөйләп кителде, әкиятләре кычкырып укылды. Нәниләр үзләре дә шагыйрь абыйларының шигырьләрен яттан сөйләделәр. Әлеге чара азагында китапханәче Тукай абыйларының эш сөяргә, яхшылыкка, гадел булырга, алдашмаска өндәгән шигырьләрен укып үсүләрен теләде.