ЯҢАЛЫКЛАР


29
апрель, 2016 ел
җомга

Бу көнне китапханәгә килгән һәр укучыга Бөек җиңү символы булган “Георгий лентасы” бирелде. Китапханәче кулыннан җиңү символын алган һәр кеше Җиңү яулаган батырларны зур хөрмәт хисе белән искә алдылар.

Шундыйларның берсе булган Габдулла Тукайның шигырьләре һәм даны бөтен дөньяга таралган. Ачы авыл китапханәсендә әдипнең 130 еллык юбилее уңаеннан "Тукай" исемле плакат эшләнде.

Ачы авыл китапханәсендә "Тукай детям" дип исемләнгән күргәзмә эшләнде, аның буенча күзәтү һәм әңгәмә үткәрелде.

Әбде авыл китапханәсендә мәктәп белән берлектә Г.Тукайның туган көне уңаеннан «В наших сердцах ты Тукай» дип исемләнгән күргәзмә эшләнде.

  25 апрель көнне Олы Мәтәскә авылында Габдулла Тукайга 130 ел тулуны билгеләп үттеләр. Мәдәният  хезмәткәрләре мәктәп укучылары белән әкият-тамаша оештырдылар. Тамашачылары “Каенкай” балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар иде. Әкияттән тыш балалар шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар.  Ахырда бергәләп “Туган тел” җыры башкарылды. Бәйрәм күңелле үтте.

 Шул уңайдан Узәк авыл китапханәсендә мәктәп укучылары белән "Без-Тукай оныклары" дигән темага чара уздырылды. Чарада укучылар Апушның авыр балачак тормышы, Кырлай авылынын шагыйребез тормышында тоткан урыны турында сойләделәр. Балалар Тукай язган әкиятләрне искә төшерделәр, шигырьләрен яттан укыдылар. Чараның төп максаты - балаларда яшьтән үк Г.Тукай иҗатына хөрмәт һәм кызыксыну уяту иде.

Акция кысаларында  Ямбулат авылы мәдәният хезмәткәрләре, шул исәптән китапханәче Шакурова Г., авылның обелиск тирәсен чистартып тәртипкә китерделәр.

22 апрель көнне, «Спортивный Татарстан» һәм "Мәрхәмәтле Татарстан" республика акциясе кысаларында, Айдар авылы китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә укучылар арасында теннис ярышы үткәрде.

26 апрельдә Габдулла Тукайның тууына 130 ел булды. Шул уңайдан Олы Мәтәскә авылы китапханәсендә “Мәңге үлмәс Тукай” исеме астында күргәзмә оештырылды. Күргәзмәгә Габдулла Тукайның китаплары, фотосурәтләре һәм газета-журналлардан алынган мәгълүматлар куелды.

22 апрель көнне Айдар авылы китапханәсе беренче тапкыр  “Китапханә төне” Бөтенроссия акциясендә катнашты. Китапханәче Алсу Фаляхова катнашучыларга китап укуга булышлык итүче киң масштаблы "Китапханә төне" акциясе турында мәгълүмат җиткерде һәм әлеге чараның программасы белән таныштырды. Акция кысаларында төрле кызыклы әдәби конкурслар, уенннар үткәрелде. "Әдәбият иленә сәяхәт", "Син моны беләсеңме?", "Иң яхшы бәяләмә", әдәби геройны хәрәкәт, ишарәләр белән тасвирлап бирү, конфет тулы серле сандыкны эзләү һ.б конкурсларда укучылар бик теләп катнаштылар. “Туган җирем-туган төбәгем” дип исемләнгән  программа кысаларында үткән "Китапханә төне" укучыларыбызга туган җир, туган төбәк тарихына сәяхәт буларак тәкъдим ителде. Соңыннан "Китапханә кафе"сендә "кунак булып", яхшы кәеф һәм яңа кызыклы очрашулар көтеп өйләренә таралдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International