25 апрель көнне Олы Мәтәскә авылында Габдулла Тукайга 130 ел тулуны билгеләп үттеләр.

2016 елның 29 апреле, җомга

  25 апрель көнне Олы Мәтәскә авылында Габдулла Тукайга 130 ел тулуны билгеләп үттеләр. Мәдәният  хезмәткәрләре мәктәп укучылары белән әкият-тамаша оештырдылар. Тамашачылары “Каенкай” балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар иде. Әкияттән тыш балалар шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар.  Ахырда бергәләп “Туган тел” җыры башкарылды. Бәйрәм күңелле үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International