Казаклар авылы китапханәсендэ 24 апрель көнне 7 - 8 класс укучылары белән берлектә Г.Тукайның тормыш юлы һәм ижатына багышланган “Тамчы – шоу” интеллектуаль уены үткәрелде. Бу уенда "Шүрәле" һәм "Былтыр" командалары үзара көч сынашты. Уен барышында 2 команда да үзләренең зирәклеген, тапкырлыгын күрсәттелэр. "Шүрәле" командасы берничә балга югары булып беренче урынны яулады.
Казаклар авылы китапханәсендә Г.Тукай атналыгы дәвам итэ. 23 апрель көнне "Шатлык" балалар бакчасы балалары белән "Тукай әкиятләрен укып үсәбез" дип исемләнгән кичә үткәрелде. Китапханә бакчасында "Кәжә белән сарык" әкияте сәхнәләштерелде. Балалар бүреләр пешергән ботка белән сыйландылар. Бәйрәмнең икенче өлеше китапханәдә дәвам итте. Алар шагыйрнең иҗаты һәм тормыш юлы белән таныштылар, кичәбез яраткан шагыйребезнең шигырьләре, жырлары белән бергә үрелеп барды.
Яңа китаплар арасында олы яшьтәге китап укучыларга да, балаларга да онытылып укырлык, кызыктыргыч китаплар күп. Китапларның күбесе үз укучыларын табарга өлгерде дә инде.
23 апрель конне Максабаш авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә “Мәңге яши Тукай безнең күңелләрдә” – шигырь кичәсе үткәрелде. Китап күргәзмәсенә куелган китаплар белән таныштырылды, шигырьләре укылды. Балалар бик теләп викторинада катнаштылар. Викторинаның җавапсыз калган сорауларына Тукай әсәрләре буенча эшләнгән мультфильмнарны карап, сорауларга җавап бирделәр. Г. Тукай шигырьләрен сөйләделәр. ”Тылсымлы да, серле дә Тукай әкиятләре” - рәсем конкурсына йомгак ясап,балаларга бүләкләр бирелде.
Шармыш авыл китапханәсендә 22 апрель көнне «Библионочь» - «Читай кино!» дип исемләнгән чара уздырылды. Монда катнашучыларны күңелле мизгелләр каршы алды: әкият геройлары белән очрашу, дөнья китапханәләре буйлап виртуаль сәяхәт, «Я выбираю супер героев» дип аталган конкурс, яраткан китап белән фотосессия, китапханә чәйханәсе, «Подари библиотеке книгу» акциясе. Чара барышында «По этим произведениям снято кино» дигән китап күргәзмәсе эшләде. Ахырдан конкурсларда актив катнашучыларга грамоталар һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.
Олы Нырсы авыл китапханәсендә сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышлап “ Мәңге яши Тукай безнең күңелләрдә” дип исемләнгән күргәзмә оештырылды. Күргәзмә 2 өлештән тора беренче өлеше олылар өчен, 2 нче өлеше балалар өчен. Китап укучыларыбыз күргәзмәдән файдаланалар.
Шармыш авыл китапханәсендә республика күләмендә уздырылучы «Спортивный Татарстан» дип исемләнгән акциягә кушылып шашка һәм шахмат ярышлары үткәрелде. Шашка һәм шахмат уеннары фикерләүне үстерә, гомерне озынайта. Өстәл уеннары яшьләрнең игътибарын сәламәт яшәү рәвеше алып баруга юнәлтергә ярдәм итә.
20 апрель көнне Казаклар авылы китапханәсендә Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан “Тукай иҗаты – балаларга” дип исемләнгән китап күргәзмәсе ясалды.
22 апрель көнне Халыкара җир көне уңаеннан Әбде авыл китапханәсендә «Вокруг оглянись, в природу вглядись» дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләнде, китап укучылар белән “Җир планетасы” дигән КВН уздырылды. Балалар табигать күренешләре турында кроссвордлар, үсемлекләр һәм хайваннар турында табышмаклар чиштеләр, уен ярдәмендә табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәнделәр, рәсем конкурсында сулыкларны сурәтләделәр.
22 апрель көнне Урта Мишә авыл китапханәчесе “Язгы шәфкатълелек” атнасы кысаларында “Ни хәлең бар китап укучым?” дип исемләнгән акция белән өлкән китап укучысы Ибрагимова Нәфига апаның өендә булды, хәлләрен белеп, китап-журналлар белән таныштырды.