ЯҢАЛЫКЛАР


29
апрель, 2016 ел
җомга

Г.Тукайның тууына 130 тулу уңаеннан Әбде  авылы китапханәчесе һәм укытучылар тарафыннан “Безнең Тукай” дип исемләнгән укучылар конференциясе уздырылды. Бу чарада балалар шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән таныштылар, аның шигырьләрен укыдылар, шигырьләренә язылган җырларны башкардылар, мультфильмнар карадылар. Соңыннан рәсем бәйгесендә катнашкан балалар бүләкләнде.

2016 елның 28 апрелендә көрәш һәм билбау көрәше буенча республика ярышларында призлы урыннар алган укучылар өчен Казан шәһәренә экскурсия  оештырылды. Бу экскурсиядә катнашуда Хадиуллин Хаким зур булышлык күрсәтте.

  26 апрель  көнне Теләче ял паркында уздырылган «Тукай язы – шигъри яз» дип исемләнгән шигырь бәйрәмендә  Субаш  авылынннан да бер укучы - Кузнецова Анжелика чыгыш ясады. Ул  Г.Тукайнын "Бала белән күбәләк" шигырен сөйләде. Без китапханәчеләр һәм шулай ук балалар да  бәйрәмнән яхшы тәэсирләр белән кайттык.

Балалар бакчасының төп эш юнәлешләренең берсе булган музыкаль тәрбия бирүдә булган үзенчәлекләр, әлеге юнәлештә эшне оештыруның төп формалары турында сөйләшү, тәҗрибә уртаклашу максатыннан, 26 апрель көнне 3нче номерлы Теләче балалар бакчасында район балалар бакчаларында эшләүче музыка җитәкчеләре семинары булып үтте. Семинарны ачып, бакча мөдире Габдулхакова Г.В. чыгыш ясады. Ул милләтебезнең  йөзек кашы, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның  130 еллык  юбилей көнне музыка җитәкчеләре очрашуның туры килеүен азсызыклап, семинарны “И туган тел, и матур тел” дигән җыр белән башлап җибәрүне тәгъдим итте. Семинарның беренче өлешендә  музыка җитәкчеләре шөгылләр, мастер-класслар күрсәттеләр.
Семинарның икенче  өлешендә Узәк, Теләче балалалар бакчасының музыка җитәкчеләре төрле актуаль проблемаларны һәм аны чишү алымнарын докладлар аша семинарда катнашучыларга җиткезделәр.
             Семинарны йомгаклап, район мәгариф бүлегенең  мәктәпкәчә белем бирү  һәм тәрбия методисты Саетова А.Н. чыгыш ясады. Ул уз чыгышында музыкаль тәрбия бирү эшен федераль дәүләт белем стандарларына туры китереп оештырылу, музыка җитәкчесенең эшен планлаштыру үзенчәлекләре белэн таныштырды, музыка җитәкчеләрен һәм балаларны төрле конкурсларда актив катнашырга чакырды.

Бу конкурста унике мәктәптән командалар  көч сынаштылар. Яшь инспекторлар өч юнәлеш буенча ярыштылар.  Югары  Кибэхуҗа  урта мәктәбе укучылары беренче урынны яуладылар. Алар Республикада узачак ярышка әзерләнәләр. 

   26 – 28 апрель көннәрендә, беренче сыйныф укучыларының  индивидуаль үсешен өйрәнү максатыннан, Теләче урта мәктәбенең 1В сыйныфында Халыкара iPIPS тикшеренүләренең II этабы үткәрелде. Беренчеләр белән интервьюер – Теләче урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Шәмсетдинова Гүзәл Рифхат кызы эшләде.

 23 апрель көнне Балалар иҗат үзәге каршында эшләп килүче түгәрәкләргә йөрүче укучыларыбыз Кукмара районында үткәрелгән Р.И.Утямышев исемендәге “Мое Я в Большой Науке” дип исемләнгән ачык республика-күләм конференциясендә катнашып кайттылар.  “Туган  якны өйрәнү” секциясендә, “Иске имля язуының көнкүрешебездә чагылышы”дип исемләнгән чыгыш ясап, Олы Мишә урта мәктәбе базасында эшләп килүче “Гарәп теле графикасы” түгәрәгенә йөрүче,  9 сыйныф укучысы, Сахабиев Хабил-2 урынга лаек булды (җитәкчесе: өстәмә белем бирү педагогы  Сахабиева Люция Заһид кызы).

            Шушы ук секциядә “Самолет төшкән урын...” дип исемләнгән чыгышы белән, Олы Мәтәскә урта мәктәбе базасындагы “Туган якны өйрәнү” түгәрәгенә йөрүче, 7 сыйныф укучысы, Камалиева Рәфилә -3 урынны  яулады (җитәкчесе: өстәмә белем бирү педагогы Загидуллина Роза Тимерхан кызы).

     Әлеге чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР Премьер-министры урынбасары — ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, республика парламентының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча комитеты җитәкчесе Разил Вәлиев, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, КФУның филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты директоры Рәдиф Җамалетдинов һ.б. рәсми затлар катнашты.

      Олимпиаданың финалында 500 укучы чыккан. Алар арасында Татарстанның төрле районнарыннан, Россиянең 12 төбәгеннән, Япония, Канада, Франция, Австралия, Таҗикстан, Казакъстан, Төркия, Үзбәкстан, Бельгия, Кыргызстан, Азербәйҗан кебек илләрдән дә катнашучылар булган.

     Гран - прига исә Финляндиядән Хакен исемендәге мәктәп студенты Наил Бәдретдин лаек дип табылды. Татарстан данын яклаган Казаннан 27 нче номерлы татар гимназиясенең 11 нче сыйныф укучысы Зилә Мөбарәкшина да олимпиаданың иң югары бүләгенә ия булды. Аларның икесенә бүләкне министр Энгель Фәттахов тапшырды.

     Тантана татар телендә җыр һәм биюләр белән үрелеп барды. Тамашачылар каршында Алсу Әбелханова, Рөстәм Асаев, Артур-Марат дуэты кебек танылган җырчы сәнгате осталары, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артистлары һ.б.лар чыгыш ясады. Тантана барысының бергә “Туган тел” җырын аягүрә басып башкару белән тәмамланды.

     Халыкара олимпиаданың йомгаклау турында Теләче муниципаль районыннан 4 укучы катнашты:

- Алексеев Артур - Үзәк урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы (укытучысы Хаҗиева Гөлчәчәк Рәсим кызы);

- Гарифуллина Камилә – Иске Җөри урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы (укытучысы Сәлимова Резидә Гафур кызы);

- Тимербайев Ильсаф - Иске Җөри урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы (укытучысы Сәлимова Резидә Гафур кызы);

- Фәсхетдинова Алинә – Теләче урта мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы ( укытучысы Әсәдуллина Зөлфия Наил кызы).

        "Габдулла Тукай иҗатын иң яхшы белүче” номинациясендә Теләче мәктәбенең 11 сыйныф укучысы  Фәсхетдинова  Алинә җиңүче булды.

Россия күләмендә «Җиңү Агачы» дигән бөтенроссия акциясе бара. Әлеге акциягә Айдар мәдәният йорты хезмәткәрләре дә катнашты һәм мәдәният йорты бакчасына- стела  тирәсенә   яшь үсентеләр утырттылар. "Акция "Җиңү Агачы" -безнең бабаларыбызның фидакәрь көрәше нәтиҗәсендә тыныч тормышта яшәвебезне аңлату максатыннан , аларның җиңүләренә рәхмәтләребезне белдерү йөзеннән эшләнә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International