Бәйрәм милли уеннар, җырлар белән бергә үрелеп барды. Бәйрәм ахырында балалар яңа кайткан китаплар белән таныштылар. Алар бу бәйрәмнән бик канәгать калдылар.
Айдар авылы китапханәсе "Язгы шәфкатьлелек атнасы - Мәрхәмәтле Татарстан" акциясендә катнашты. Әлеге акция кысаларында мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә обелиск янына куаклар утыртылды, юл кырыйлары чүптән арындырылды, җир көненә багышлап мәгълүмати стенд булдырылды. Стендта җир көнен уздыруның килеп чыгышы, җирнең иң суык һәм җылы урыннары, җир планетасының нидән торуы турында мәгълүматлар, шигъри формада теләкләр урнаштырылды.
Авылның мәдәният һәм мәгариф хезмәкәрләре мәктәп балалары белән берлектә чиркәү һәм П.Г.Пятницкий кабере тирәләрен тырмалап, чүп-чардан чистартты. Шулай ук авылның юл кырыйларындагы чүпләр дә җыелды. Мондый күмәк эш яшьләрне тәрбияләүнең бер чарасы булып тора.
Хөрмәтле христиан динен тотучы райондашларыбыз!
Сезне ихлас күңелемнән Пасха бәйрәме белән тәбрик итәм!
Бу бәйрәм-яхшылык, миһербанлык, бер береңне хөрмәт итү кебек мөһим гомум кешелек кыйммәтләрен гәүдәләндерүче якты бәйрәм.
Барлык якты теләкләрегез һәм башлангычларыгыз тормышка ашсын, гаиләләрегездә иминлек булсын!
Һәрберебезнең күңелендә ышану, өмет һәм якыннарыбызга мәхәббәт булсын!
Апрель ае җитү белән бар төбәкләрдә шигырь бәйрәмнәре, Тукай көннәре уза. Ул иҗат иткән сихри әсәрләр менә инде күпме еллар халкыбыз күңелендә бер моң булып яши. Китапханәләребездә татар халкының горурлыгы булган Габдулла Тукайның иҗатын тирәнтен өйрәнү, аның шәхесе үрнәгендә яшь буынны тәрбияләү юнәлешендә эзлекле эш алып барыла. Айдар авылы китапханәсендә дә Г.Тукайның 130 еллыгына багышлап "Моң йомгагын сүтә-сүтә, ил буйлап йөри Тукай" дип исемләнгән шигырь бәйрәме үткәрелде, шагыйрь иҗатын яктырткан "Милләтемнең җырчы тургае" исемле презентация күрсәтелде. Җиңүчеләргә грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Әлеге кичәдә балалар Тукайның әкият геройлары “Кәҗә белән Сарык”, ”Су анасы”, “Шүрәле”, “Акбай” белән очраштылар. Балалар шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр. Кичә азагында барлык атнашучыларга да мактау грамоталары һәм истәлек китаплары тапшырылды.
Балалар Г.Тукай шигырьләрен сөйләделәр. Китапханәдә эшләп килүче “Кояшкай” иҗат берләшмәсе члены Габдриева Гөлинә үзе язган “Сөекле Тукай” дигән шигырен сөйләде.
26 апрель көнне Теләче ял паркында уздырылган «Тукай язы – шигъри яз» дип исемләнгән шигырь бәйрәмендә Максабаш авылынннан да ике укучы - Котдусова Алмазия белән Мингазов Альмир чыгыш ясады. Алар Г.Тукайнын шигырен һәм җырын башкардылар. Балалар бәйрәмнән яхшы тәэсирләр алып кайттылар.
Ямбулат авылы китапханәсендә "2016 ел - Кино елы" уңаеннан "Библионочь - 2016" акциясе кысаларында Г. Әпсәләмовның "Ак чәчәкләр" романы буенча төшерелгән кино карау һәм шушы роман буенча әңгәмә үткәрелде.