ЯҢАЛЫКЛАР


28
апрель, 2016 ел
пәнҗешәмбе

  27 нче  апрель көнне Олы Мишә урта мәктәбендә эшләп килүче “Автомодельләштерү” түгәрәгенә йөрүче укучылар күргәзмәдә булып кайттылар. Район үзәгендә оештырылган бу күргәзмә “Без бергә!” дип аталган фестиваль кысаларында үтте.Күргәзмәдә түгәрәккә йөрүче укучыларның иҗади эшләре тәкдим ителде. Шушы фестивальдә иң яхшы дип табылган эшләребез республика этабында катнашачак.

Ямбулат авылы башлангыч мәктәбендә мәктәпкәчә һәм башлангыч сыйныф укучылары катнашында "Иҗат аша Тукай безнең күңелләрдә" дип исемләнгән балалар иртәсе  үткәрелде. Китапханәче Шакурова Г. үткәргән чараның максаты балаларны  Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру, үлемсез шигъриятенә мәхәббәт уяту иде. Укучылар чарада бик актив катнаштылар, шигырьләрен укыдылар, җырларын җырладылар, әкиятләрен искә төшерделәр.

Шул уңайдан, Ямбулат авылы китапханәсендә дә төрле чаралар үтте. Габдулла Тукай - дөнья масштабына чыккан шәхес. Ул татар милләтенең символы. Без аны хәзерге заман татар әдәби теленә нигез салучы буларак тә беләбез. Менә инде 100 елдан артык аның үлемсез шигърияте кеше күңелендә якты хисләр уята, яшәүнең мәгънәсе турында уйланырга мәҗбүр итә, халык һәм Ватан язмышына битараф булмаска өйрәтә. Тукай үзенең шагыйрь генә түгел, дипломат, философ, җәмәгать эшлеклесе булуын да әйтә. Шул уңайдан, Ямбулат авылы китапханәсендә "Милли азатлык күгендә ул - кояш һәм аебыз..." дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды һәм шигырь бәйрәме үтте. Укучылар Г.Тукайның әсәрләренә күренешләр әзерләделәр, шигырьләрен һәм җырларын өйрәнделәр. 

Олы Нырсы урта мәктәбе укучылары «Без бергә” дип аталган иҗади техника Фестивалендә катнаштылар. Аларның фәнни-техник модельләре, халык һөнәри сәнгате  әсәрләре  күргәзмәгә куелды. Авто- һәм авиамодельләр республика Фестивалендә катнашачак.

25 нче апрель көнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе укучылары район күләмендә үткәрелгән куркынычсыз тәгәрмәч конкурс- ярышта булып кайттылар.Мәктәбебезнең 3-4 сыйныф укучылары бу ярышта үзләренең ПДД буенча белемнәрен тикшерделәр. Әлеге ярышта укучыларыбыз 1 нче  урынны алдылар.ПДД буенча уздырылган  конкурслар укучыларыбызны төрле хәвефләрдән сакланырга өйрәтә, юлларда иминлекне арттыра.

Бүген Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә Республикабызда Җир Хартиясе булдырылганга 15 ел тулуга карата чаралар үтте:сыйныф сәгатьләре, викториналар, территориядә чистарту эшләре, презентацияләр карау, агачлар утырту. Җиребезне саклыйк, яклыйк!

Мондый игътибар бер дә юктан түгел. Эш урынында имгәнүләр гел булгалап тора.  Мондый имгәнүләрне булдырмау өчен нинди чаралар күреп була соң? Шушы сорауга җавап эзләү максатында бүген Баландыш төп мәктәбендә Бөтендөня сәламәтлекне саклау көне- бердәм дәресе үткәрелде.

“Родник” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре, Бөек Ватан сугышында Җиңү бәйрәме алдыннан, 2 нче номерлы “Кояшкай” балалар бакчасыда тәрбияләнүче балалар белән ветераннар өчен котлау открыткалары ясадылар. Аларга җавап итеп ветераннар да арт-терапия методы белән матур открытка ясап бүләк иттеләр. Очрашу, баян көенә җырлап, тәмле чәй артында үтте.

2016 елның 26 апреле көнне “Родник” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре Чернобыль атом электростанциясендә булган катастрафога 30 ел туу уңаеннан, шунда хезмәт иткән кешеләр белән очрашу үткәрделәр. Әлеге очрашуга Теләче районының Үзәк авылыннан Киямов Марс, Теләче авылыннан Сафин Рәшит абыйлар чакырылды. Түгәрәк өстәл артында Чернобыльда булган фаҗигә искә алынды.

Бәйрәм сәхнәсендә балалар тарафыннан " Су анасы" әкияте театральләштерелде. Һәр балага грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International