27 апрель көнне Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсе мәдәният хезмәткәре белән берлектә башлангыч сыйныф укучылары катнашында "Тукайга мәдхия" дип исемләнгән шигырь бәйрәме үткәрде. Кичә барышында балалар Г.Тукайның шигырьләрен сөйләделәр, аның тормыш юлы белән таныштылар, төрле сорауларга җавап бирделәр. Кичә бик күңелле, матур узды.
Тукай дөньяда 27 ел гына яшәсә дә, искиткеч зур әдәби мирас калдырды, халыкка хезмәт итүнең бөек үрнәген бирде. Г.Тукайның тууына 130 ел тулуга багышлап һәм туган телгә, милли мәдәнияткә кызыксынуны арттыру максатыннан Урта Мишә авыл китапханәсендә “Габдулла Тукай – сүнмәс йолдыз ул!” исемле шигырь бәйрәме үткәрелде. Укучылар Г.Тукай язган шигырьләр сөйләделәр һәм әкиятләренә күзәтү үткәрделәр.
Олы Нырсы авыл китапханәчесе Сафина Ф.Ф. Олы Нырсы балалар бакчасында “Бөек Тукай шигырләре, әкиятләре күңелгә якын” дип исемләнгән балалар иртәсе үткәрде. Балаларга Г.Тукайның әкиятләре, шигырләре сөйләнелде. Алар Г.Тукайның шигырләрен яттан сөйләделәр, туган тел җырын җырладылар.
25 апрель көнне Айдар авылы китапханәчесе "Ромашка" балалар бакчасындагы нәниләр белән "Кечкенә Тукай" дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрде. Балаларга Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты турында сөйләп кителде, әкиятләре кычкырып укылды. Нәниләр үзләре дә шагыйрь абыйларының шигырьләрен яттан сөйләделәр. Әлеге чара азагында китапханәче Тукай абыйларының эш сөяргә, яхшылыкка, гадел булырга, алдашмаска өндәгән шигырьләрен укып үсүләрен теләде.
Бүгенге көннәрдә илебезнең күп почмакларында сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 130 еллык юбилеен билгеләп үтәләр. 26 нчы апрель көнне Олы Мишә урта мәктәбендә “Габдулла Тукай- сүнмәс йолдыз” исемле әдәби—музыкаль кичә үтте. Бу чарада һәр сыйныф укучысы аның әсәрләрен сәхнәләштерде, җырларын җырлады, шигырьләрен сәнгатьле итеп укыды. Бәйрәмне дәвам итеп укучыларыбыз район мәдәният каршында оештырылган “Шигырь бәйрәме”кичәсендә катнаштылар.Мондый чаралар балаларда сөекле шагыйребез иҗатына кызыксыну уята, әсәрләренә мәхәббәт тәрбияли.
Балалар бәйрәмдә Г. Тукайның шигырьләрен сөйләделәр.Зурлар төркемендә йөртүче балалар кечкенәләр төркеменә “ су анасы” әкиятен сәхнәләштерделәр. Бакчабызның яшь баянчы Мухаметханов Айбулат баянда “Туган тел” көен уйнап күрсәтте. Балалар кызыксыну һәм шатлык белән әлеге бәйрәмдә катнаштылар.
Бу көнне китапханәгә килгән һәр укучыга Бөек җиңү символы булган “Георгий лентасы” бирелде. Китапханәче кулыннан җиңү символын алган һәр кеше Җиңү яулаган батырларны зур хөрмәт хисе белән искә алдылар.
Анда Теләче балалар китапханәсе дә актив катнашты. Күргәзмә - стендларны балалар рәсемнәре белән бизәү, китап күргәзмәсе оештыру, төрле бәйгеләрдәге иң яхшы эшләрне һәм чыгышларны сайлап алу белән шөгыльләнде, шунда ук “Яшь рәссамнәр аллеясы” эшләтеп җибәрде. Бәйрәмдә күбесе төрле номинацияләрдә җиңү яулаган 300 дән артык бала һәм өлкән кеше катнашты. Мондый чаралар үткәрү балаларга якташ язучыларыбыз иҗатына тартылырга булыша, Туган илгә мәхәббәт, туган халкына карата горурлык хисләре тәрбияли.
Шундыйларның берсе булган Габдулла Тукайның шигырьләре һәм даны бөтен дөньяга таралган. Ачы авыл китапханәсендә әдипнең 130 еллык юбилее уңаеннан "Тукай" исемле плакат эшләнде.