Быел бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулды.

2016 елның 28 апреле, пәнҗешәмбе

Шул уңайдан, Ямбулат авылы китапханәсендә дә төрле чаралар үтте. Габдулла Тукай - дөнья масштабына чыккан шәхес. Ул татар милләтенең символы. Без аны хәзерге заман татар әдәби теленә нигез салучы буларак тә беләбез. Менә инде 100 елдан артык аның үлемсез шигърияте кеше күңелендә якты хисләр уята, яшәүнең мәгънәсе турында уйланырга мәҗбүр итә, халык һәм Ватан язмышына битараф булмаска өйрәтә. Тукай үзенең шагыйрь генә түгел, дипломат, философ, җәмәгать эшлеклесе булуын да әйтә. Шул уңайдан, Ямбулат авылы китапханәсендә "Милли азатлык күгендә ул - кояш һәм аебыз..." дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды һәм шигырь бәйрәме үтте. Укучылар Г.Тукайның әсәрләренә күренешләр әзерләделәр, шигырьләрен һәм җырларын өйрәнделәр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International