Әлеге чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР Премьер-министры урынбасары — ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, республика парламентының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча комитеты җитәкчесе Разил Вәлиев, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, КФУның филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты директоры Рәдиф Җамалетдинов һ.б. рәсми затлар катнашты.
Олимпиаданың финалында 500 укучы чыккан. Алар арасында Татарстанның төрле районнарыннан, Россиянең 12 төбәгеннән, Япония, Канада, Франция, Австралия, Таҗикстан, Казакъстан, Төркия, Үзбәкстан, Бельгия, Кыргызстан, Азербәйҗан кебек илләрдән дә катнашучылар булган.
Гран - прига исә Финляндиядән Хакен исемендәге мәктәп студенты Наил Бәдретдин лаек дип табылды. Татарстан данын яклаган Казаннан 27 нче номерлы татар гимназиясенең 11 нче сыйныф укучысы Зилә Мөбарәкшина да олимпиаданың иң югары бүләгенә ия булды. Аларның икесенә бүләкне министр Энгель Фәттахов тапшырды.
Тантана татар телендә җыр һәм биюләр белән үрелеп барды. Тамашачылар каршында Алсу Әбелханова, Рөстәм Асаев, Артур-Марат дуэты кебек танылган җырчы сәнгате осталары, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артистлары һ.б.лар чыгыш ясады. Тантана барысының бергә “Туган тел” җырын аягүрә басып башкару белән тәмамланды.
Халыкара олимпиаданың йомгаклау турында Теләче муниципаль районыннан 4 укучы катнашты:
- Алексеев Артур - Үзәк урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы (укытучысы Хаҗиева Гөлчәчәк Рәсим кызы);
- Гарифуллина Камилә – Иске Җөри урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы (укытучысы Сәлимова Резидә Гафур кызы);
- Тимербайев Ильсаф - Иске Җөри урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы (укытучысы Сәлимова Резидә Гафур кызы);
- Фәсхетдинова Алинә – Теләче урта мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы ( укытучысы Әсәдуллина Зөлфия Наил кызы).
"Габдулла Тукай иҗатын иң яхшы белүче” номинациясендә Теләче мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Фәсхетдинова Алинә җиңүче булды.