ЯҢАЛЫКЛАР


20
апрель, 2016 ел
чәршәмбе

Утырыш башланганчы мәктәп укучылары көче белән әзерләнгән концерт булды. Җыелыш  Баландыш авылы ветераннар советы җитәкчесе Ахметова Р.М. чыгышы белән дәвам итте. Шулай ук җитәкчеләр чыгышы да тыңланды һәм булган сорауларга җаваплар алынды.

Иргалиева Фирүзә 1 урын, Давлетшина Айзилә 3 урын алдылар. Команданың тренеры Нургалиев Гаптельбәр Миннәхмәтович. Укучыларны һәм тренерны әлеге уңышлары белән чын күңелдән котлыйбыз!

Бер сыерга сөт саву буенча алдынгылар рәтендә  Агролак ҖЧҖ 1 сыерга 20,0 кг. туры килэ, Алан ҖЧҖ, барлык савылган сөте 11553 кг.,1 сыерга 18,6 кг. туры килә, Тан ҖЧҖ 1 сыерга 19,5 кг. туры килэ. Район буенча бу курсәткеч  13,6 кг.

20 апрель көненә хуҗалыкларда 1400 тонна симәнә агуланган, 4800 гектарда күпеллык үләннәр, 300 гектарда уҗымнар, 400 гектарда зәб һәм пар җирләре  тырмаланган; 2800 гектарда  күпеллык үләннәр, 3300 гектарда уҗымнар тукландырылган. “Сэт иле”-“Теләче” филиалының М.Җәлил, Сауш бүлекчәләрендә, Таң, Алан хуҗалыкларында эш оешкан төстә бара.

Апрель аенда Олы Мишә урта мәктәбе укучылары акция кысаларында төрле игелекле эшләр башкаралар. Шушындый гамәлләрнең берсе “Дуслык” балалар оешмасындагы активлар үзләренең җитәкчеләре белән Саба районының Утар балалар йортына бардылар. Алар интернат-мәктәптә тәрбияләнүче балаларның яшәү рәвеше белән танышып,  хәлләрен сорашып, төрле уеннар оештырып  концерт номерлары күрсәттеләр.Укучыларыбыз тәрбияләнүчеләргә үзләре алып килгән күчтәнәчләрен өләштеләр.Бу эштә мәктәбебез укытучылары да үзләренең өлешләрен керттеләр. Интернат-мәктәп җитәкчелеге һәм балалар үзләренең рәхмәтләрен белдерделәр.        

14 апреля 2016 года в целях выявления, поддержки и поощрение талантливых детей, повышения интереса к изучению научных и гуманитарных дисциплин, в МБОУ "Гимназия с. Большой Сардек"  Кукморского муниципального района Республики Татарстан была проведена межрегиональная научно - практическая конференция школьников имени Сагита Сунчелея, посвященная Году кино в России, Году водоохранных зон в Республике Татарстан. В мероприятии принял участие ученик 10 класса Старозюринской средней школы Хасаншин Нияз Ильязович, который защитил проектную работу по теме "Ложные друзья переводчика" в секции "Иностранные языки" и занял I место. (Руководитель: учитель английского языка - Хусаинов Зиннур Зуфарович). Поздравляем Нияза и его учителя с победой!

Җыелышта көн кадагындагы мөһим мәсьәлә – партия эчендә алдан тавыш бирү, ягъни праймеризда катнашу һәм аны уңышлы уздыруга кагылышлы сораулар каралды, карарлар кабул ителде. Җыелыштан соң һәр партия членына мобилизация буклетлары таратылды. Буклетның максаты – һәр партия члены тавыш бирү участокларына үзе белән ике партиясезне алып килергә  һәм үзе теләгән кандидатка тавышын бирергә тиеш.

Җыелышта “ Бердәм Россия” партиясенең барлык членнары да катнаштылар. Районнан “ Бердәм Россия”  сәяси партиясенең Теләче җирле бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе  Арсланов Р.М. праймериз ягъни  алдан тавыш  бирү тәртибе белән таныштырды. Партия членнарына  22 май көнне үтәчәк праймериз ягъни  алдан тавыш  бирүдә катнашу өчен  мобилизаион буклетлар таратылды һәм  шушы көнне праймеризда актив катнашуларын сорады.


19
апрель, 2016 ел
сишәмбе

 “Язгы шәфкатьлелек атнасы” – игелекле эшләр эстафетасы “Мәрхәмәтле Татарстан” ирекле акциясе кысаларында 19 апрель көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә “Сәламәт тәндә – сәламәт акыл” дигән сәламәтлек дәресе үткәрелде. Сәламәт һәм бәхетле булыйк!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International