Кичэ, 19 апрель конне Телэче муниципаль районынын ЖЧШ «Сэт иле-Телэче» филиалынын Чулпан булекчэсендэ хэм ААЖ «Тюлячиагрохимсервис»та тракторларга хэм арбаларга дэулэт техник карау уздырылды.
Чулпан булекчэсендэ техниканы карауга барлыгы 8 берэмлек трактор, 3 берэмлек арба, ААЖ «Тюлячиагрохимсервис»та 6 берэмлек трактор, 2 берэмлек арба эзерлэнеп куелган иде. Тракторлар техник улчэу приборлары белэн тикшерелде. Тракторларнын эзерлеген тикшеру вакытында, механизатор белэн тээмин ителуве, аларнын тракторист - машинист таныклыгы булувы, тракторларнын хэм арбаларнын учетта торган документлары барлыгы тикшерелде.
Техникага куелган талэплэр хэм шулай ук, техник хэм янгын куркынычсызлыгы кагыйдэлэренен утэлевенэ аеруча зур игътибар бирелде. Хэрбер трактор янгын сундеру жайланмалары белэн (огнетушительлэр) хэм шулай ук аптечкалар белэн тээмин ителгэн.
Эзерлекне тикшерудэ узйорешле машиналар хэм техниканын башка торлэре техник торышына кузэтчелек иту идарэсе житэкчесе-Х.Х.Назиров, авыл хужалыгы идарэсенен житештеру-маркетинг булеге житэкчесе-И.Р.Баев, хужалык житэкчесе хэм белгечлэре катнашты.
2016 елның 20 апрель көнне, “Язгы изгелек атнасы - яхшы эшләр эстафетасы” дип аталган акцияга таянып, “Родник” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга ярдәм итү бүлеге белгечләре волонтерлар белән берлектә мөмкинлекләре чикле булган балалы гаиләгә бардылар. Бу очрашу “Яхшы эшләр көне!” дигән девиз астында үткәрелде. Әлеге баланы туган көне белән котлап, истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
2016 елның 19 сентябрь көнне, “Язгы изгелек атнасы - яхшы эшләр эстафетасы” дип аталган акцияга таянып, “Родник” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең хезмәткәрләре ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә, адреслы ярдәм күрсәтү максатыннан, кием-салым, аяк киемнәре һәм башка кирәк-яраклар җыя башладылар.
Теләге булган кешеләрне бу акцияда катнашырга чакырабыз!
19 апрель көнне Олы Мәтәскә урта мәктәбе укучылар һәм Балалар иҗат үзәгенең “Туган якны өйрәнү” түгәрәгенә йөрүче укучылар, өстәмә белем бирү педагогы Заһидуллина Роза Тимерхан кызы һәм педагог –оештыручы Газизова Равилә Исмәгыйль кызы җитәкчелегендә Ветераннар белән очрашып, өй эшләрендә булыштылар.
Очрашуда ветераннар үзләрен борчыган сорауларга җавап алып, үз фикерләрен җиткерде.
Шулай ук җыелышта катнашкан ветераннарыбызга мәктәп һәм мәдәният йортында шөгыльләнүче үзэшчәннәр тарафыннан әзерләнгән концерт күрсәтелде.
20 апрель көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан “Г.Тукай - шагыйрьләр солтаны!" исемле китап күргәзмәсе куелды. Сөекле шагыйребезнең әсәрләрен һәр татар баласы кечкенәдән күңеленә сеңдереп үсә, яттан белә. Тукайның китаплары безне матурлыкка, яхшылыкка өйрәтә, шәфкатьле, гадел булырга өнди.
Бирегә килүчеләр татар әдәбияты классикларының әсәрләре буенча гомуми диктант яздылар. Мондый чаралар авыл халкының китап укуга булган кызыксынуларын арттырырга ярдәм итә.
Бүген, 19 нчы апрель көнне балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге балаларны татар халкының милли бәйрәмнәре белән таныштыру максатыннан “Карга боткасы” бәйрәме узды. Бәйрәмгә уртанчылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары чакырылды. Балалар янына Шүрәле, Нәүрүзбикә, әби, кара каргалар килделәр. Бәйрәмдә балалар җырладылар, биеделәр, ярыштылар, халык уеннары уйнадылар һәм рәхәтләнеп “карга боткасы” ашадылар.