Бүген, 19 нчы апрель көнне балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге балаларны татар халкының милли бәйрәмнәре белән таныштыру максатыннан “Карга боткасы” бәйрәме узды. Бәйрәмгә уртанчылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары чакырылды. Балалар янына Шүрәле, Нәүрүзбикә, әби, кара каргалар килделәр. Бәйрәмдә балалар җырладылар, биеделәр, ярыштылар, халык уеннары уйнадылар һәм рәхәтләнеп “карга боткасы” ашадылар.