Были обсуждены вопросы и репертуар к празднованию Дня Победы. Встреча продолжилось за чаепитием.
Утырышта җитәкчеләр Мингазов Р.Р., Яруллин Р.Н. һәм җирле үзидарә башлыгы ЮсуповР.М.ларның чыгышлары тыңланда. Булган сорауларга җаваплар алынды.
Әлеге чарада әйдәп баручы белгеч Закиров Д.Р. катнашты. Ул балаларга төрле сораулар биреп, уеннар уйнатып, видеороликлар күрсәтеп, укучыларның юлда дөрес йөрү буенча белемнәрен тикшерде. Соңыннан аларга истәлекле бүләкләр тапшырды.
Утырыш башланганчы Алан жирлеге узешчэннэре катнашында концерт куелды. Җыелыш Алан авылы жирлеге рэисе Хажиев А.Г.чыгышы белән дәвам итте. Шулай ук җитәкчеләр чыгышы да тыңланды һәм булган сорауларга җаваплар алынды.
Ә быелгы апрель аеруча истәлекле-тиздән сөекле шагыйребезнең 130 еллыгы билгеләп үтелә. Шул уңайдан, Айдар авылы китапханәсендә шагыйрьнең шигырьләреннән һәм аның турындагы истәлекләрдән торган «Тукай иҗаты ул- мәңге сүнмәс иҗат чишмәсе» дип исемләнгән күргәзмә эшли.
Тукайның китаплары безне матурлыкка, яхшылыкка өйрәтә, шәфкатьле, гадел булырга өнди.
Ул бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел булу уңаеннан оештырылды. Балалар берсен-берсе бүлдерә-бүлдерә Тукайның тормыш юлын искә төшерделәр. Аннары алар әдипнең “Су анасы” поэмасын тыңладылар, әсәрнең әһәмияте турында фикер алыштылар һәм кеше әйберенә тияргә ярамаганлыгын аңладылар. Чарада Г.Тукайның башка әсәрләре дә укылды. Алар укучыларда туган якка, аның табигатенә мәхәббәт тәрбияли, тирә-юньне танып белергә ярдәм итә. Мондый очрашулар балаларны укыганнары буенча үз фикерләрен әйтә белергә өйрәтә.
Баландыш төп мәктәбендә халкыбызның бөек шагыйре Г.Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган “Без Тукайлы халык” исемле әдәби атналык дәвам итә. Бүген укучылар “Тукай эзләре буйлап” дип исемләнгән дәрес – презентация карап, бөек шагыйребезнең тормыш һәм иҗат юлын барладылар, шулай ук интеллектуаль уен да үткәрелде. Дәресне татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зәйнуллина Р.Х. үткәрде.
20 нче апрель көнне Олы Мишә урта мәктәбендә Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга карата аның тормышы һәм иҗаты буенча бердәм дәрес үткәрелде. Дәрескә Тукай китапларыннан күргәзмә, аның әсәрләренә ясалган рәсемнәр, дәрес темасына презентация кулланылды.Бу дәрестә укучылар Тукай тормышы,иҗаты турында тагын да тулырак мәгълүмат алдылар. Габдулла Тукай тормышы һәм иҗаты- халкыбыз тарихында иң якты, иң изге сәхифәләрнең берсе.
Сингапур методикасы буенча укытучыларның белемнәрен күтәрүгә багышланган укулар дәвам итә. Теләче гомуми урта мәктәбе укытучылары да сингапур методикасы буенча укуда катнаштылар.Эшлекле уеннар белән үрелеп барган сингапур укулары укытучылар күңелендә тирән эз калдырды.Укытучыларның белемнәрен күтәрү буенча укуларны тренерлар Г.М. Шөгаепова, Г.Н. Габдрахманова һәм З.З.Хөсәенов алып барды.