Ул бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел булу уңаеннан оештырылды. Балалар берсен-берсе бүлдерә-бүлдерә Тукайның тормыш юлын искә төшерделәр. Аннары алар әдипнең “Су анасы” поэмасын тыңладылар, әсәрнең әһәмияте турында фикер алыштылар һәм кеше әйберенә тияргә ярамаганлыгын аңладылар. Чарада Г.Тукайның башка әсәрләре дә укылды. Алар укучыларда туган якка, аның табигатенә мәхәббәт тәрбияли, тирә-юньне танып белергә ярдәм итә. Мондый очрашулар балаларны укыганнары буенча үз фикерләрен әйтә белергә өйрәтә.