Баландыш төп мәктәбендә халкыбызның бөек шагыйре Г.Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган “Без Тукайлы халык” исемле әдәби атналык дәвам итә. Бүген укучылар “Тукай эзләре буйлап” дип исемләнгән дәрес – презентация карап, бөек шагыйребезнең тормыш һәм иҗат юлын барладылар, шулай ук интеллектуаль уен да үткәрелде. Дәресне татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зәйнуллина Р.Х. үткәрде.