20 нче апрель көнне Олы Мишә урта мәктәбендә Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга карата аның тормышы һәм иҗаты буенча бердәм дәрес үткәрелде. Дәрескә Тукай китапларыннан күргәзмә, аның әсәрләренә ясалган рәсемнәр, дәрес темасына презентация кулланылды.Бу дәрестә укучылар Тукай тормышы,иҗаты турында тагын да тулырак мәгълүмат алдылар. Габдулла Тукай тормышы һәм иҗаты- халкыбыз тарихында иң якты, иң изге сәхифәләрнең берсе.