Апрель аенда Олы Мишә урта мәктәбе укучылары акция кысаларында төрле игелекле эшләр башкаралар. Шушындый гамәлләрнең берсе “Дуслык” балалар оешмасындагы активлар үзләренең җитәкчеләре белән Саба районының Утар балалар йортына бардылар. Алар интернат-мәктәптә тәрбияләнүче балаларның яшәү рәвеше белән танышып, хәлләрен сорашып, төрле уеннар оештырып концерт номерлары күрсәттеләр.Укучыларыбыз тәрбияләнүчеләргә үзләре алып килгән күчтәнәчләрен өләштеләр.Бу эштә мәктәбебез укытучылары да үзләренең өлешләрен керттеләр. Интернат-мәктәп җитәкчелеге һәм балалар үзләренең рәхмәтләрен белдерделәр.