Шармыш авыл китапханәсендә ай саен китапханәнең яңа гәҗите чыгып бара. Монда ай дәвамында үткәрелгән чаралар турында мәгълүмат бирелә. Китапханә гәҗите китап укучыларда да зур кызыксыну уятты, алар гәҗиттәге рубрикаларны карыйлар, фотолардан үзләрен дә табалар.
Ә менә китапханәгә килергә мөмкинлеге булмаганнарга нишләргә соң? Айдар авылы китапханәчесе, китапка сусаганнарның үзләре килүләрен генә көтеп ятмыйча, аларның өйләренә барып, укылган китапларын айга берничә тапкыр алыштырып кайта. Әлеге очрашулардан китап укучылар канәгать калса, ә китапханәчегә яңа китаплар өләшүдән дә рәхәтрәк ни бар икән тагын?!
31 март көнне Шәтке авылы китапханәчесе Галимуллина К.Х. мәктәптә "Туган ягым, сиңа багышлыйм" дигән иҗади проект буенча "Тарих юллары буйлап" дип исемләнгән әдәби дәрес үткәрде. Әлеге дәрес Теләче районы оешуга 25 ел тулуга багышланды. Дәрестә өлкән сыйныф укучылары катнашты. Аларга Шәтке авылы тарихы турында сөйләнде. Соңыннан тема буенча фикер алышулар булды.
Теләче районының яңадан оешуына 25 ел тулу уңаеннан Урта Мишә авылы китапханәсендә “Район тарихында авылым Урта Мишә” дип аталган презентациягә әзерлек эшләре бара. Өлкән яшьтәге кешеләр белән очрашып авылның, китапханәнең үткәне турында мәгълүмат җыела.
30 март көнне Олы Мәтәскә китапханәсендә балалар китабы көне уңаеннан күргәзмә эшләнде. Күргәзмәнең исеме “Күңелле китап”дип аталды. Күргәзмәгә балалар өчен яңа кайткан китаплар куелды.
Авылның алтын куллы кешеләре В.Ф.Пашагина, Г.В.Данилина, З.М.Артамонова һәм башкалар китапханәгә килүчеләрне үзләренең хезмәт җимешләре белән сөендерде. Алар кул эшләре белән шөгыльләнергә дә, китаплар укырга да вакыт табалар. Китаплар аларга яраткан шөгыльләрендә дә киңәшче булып торалар. Күргәзмәдә әлеге темага багышланган китаплар, журналлар да урын алды.
Шул уңайдан Баландыш авыл китапханәсендә "Тукай - сүнмәс йолдыз ул" дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшли башлады. Күргәзмә киң катлау китап укучыларга, бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты белән кызыксынучы һәркем игътибарына тәгъдим ителә.
27 март көнне шагыйрә һәм проза әсәрләре авторы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия лауреаты Сәйдә Зыялыга 75 яшь тулды. Шул уңайдан Айдар авылы китапханәсендә "Күңелемдә күпме җылылык бар" дип исемләнгән күргәзмә эшләп килә.
Ветераннар советы рәисе Рузалия Мансуровна ел дәвамында өлкәннәр белән тыгыз элемтәдә эшләде.
Викторина сорауларына җавап бирерлек китаплардан «Вестники радости и весны» дигән күргәзмә эшләнде. Күргәзмәгә шулай ук кошларга оя ясарга өйрәтүче китаплар да куелды.