ЯҢАЛЫКЛАР


1
апрель, 2016 ел
җомга

Әлеге конкурста  Югары Кибәхуҗа урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Фахретдинова Зәринә 2 урын алуга иреште.

29 март көнне Теләче муниципаль районына эш визиты белән Дәүләт Думасы депутаты В.П.Пешков килде. Депутат Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә эшләп килүче “Тегү дөньясында” түгәрәге эшчәнлеге белән танышты, укучылар эшләреннән ясалган күргәзмәне карады. Түгәрәккә йөрүчеләр биюләр өчен үзләре теккән костюмнарны күрсәттеләр. В.П.Пешков “Дәрестән соң мәктәп” эшчәнлеген бик ошатты.

1 апрель көнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә “Шаяру һәм көлү көне” уңаеннан сыйныфтан тыш чара үткәрелде. Укучылар шаяру көненең тарихы белән таныштылар. Балалар “Гримаса”, “Зоопарк”, “Конфетлар эзләү”, “Иң оста көлүче” конкурсларында актив катнаштылар.  Шулай ук шигырьләр, җырлар, такмаклар уйлап чыгардылар һәм шуларны оста итеп башкардылар.

Ачык шөгыльләр балалар бакчасында методик эшчәнлекне югары дәрәҗәдә нәтиҗәле оештыруның бер төре булып тора. Ачык шөгыльләр барышында тәрбиячеләр яңа стандартларга нигезләнеп төрле эш методларын ,инновацион алымнарны куллана белүләрен күрсәттеләр.

30 март көнне Айдар мәдәният йортында язгы каникул вакытында балалар белән "Язгы кәефләр" дип аталган күңел ачу чарасы үткәрелде. Балалар рәхәтләнеп  күңел ачтылар, төрле кызыклы уеннар уйнап, биюләр белән аралаштырып вакытны кызыклы уздырдылар.  Барлык өй эшләреннән аерылып ял иттеләр.

31 март көнне Әдбе мәдәният йорты хезмәткәрләре  балалар белән берлектә «Кошлар безнең дуслар» дип исемләнгән викторина уздырдылар. Шунысы сөендерә, укучыларыбыз кошлар турында бик мәгълүматлы. Бик матур рәсемнәр ясадылар, кошлар турында китаплар белән кызыксындылар.

Югары Кибәхуҗа авыл мәдәният йортының “Балачак” курчак театр-студиясе артистлары Н.Гернетның “Дорофей маҗаралары” исемле спектакле белән балаларның һәм яшьүсмерләрнең “Другое измерение”  III Бөтенроссия театр осталыгы фестиваленә әзерлек максатыннан репетицияләр үткәрә.

Бигрәк тә балалар каникул чорында. Каникулларны алар түземсезлек белән көтеп алалар.  Без  25 март көнне балаларны ял клубына җыйдык. Бу аларның язгы каникул чорына туры килде. 1нче, 2нче, 3нче, 4нче сыйныф укучылары  2 командага бүленеп зирәклектә һәм тапкырлыкта көчләрен сынаштылар. Алар өчен  күңелле уеннар белән бергә милли уеннар да оештырылды. Табышмаклар, тиз әйткечләр әйтү кебек ярышлар да читтә калмады. Ә уеннардагы җәзаларда балалар һәрберсе үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр.

Соңгы елларда китапханәләр эшчәнлегендә укучыларны һәрвакыт китап белән бәйләнештә тотар өчен, тапталмаган яңа алымнар, үзенчәлекле эзләнү, аралашу чаралары- кызыклы эш юнәлешләре кулланыла башлады. Айдар авылы китапханәсендә дә "Китапханә сулышы" гәҗитенең һәм белешмә буклетларның чираттагы саннары дөнья күрде.

Теләче районының яңадан оешуына 25 ел тулу уңаеннан Казаклар авылы китапханәсендә “Туган ягымның үткәне данлы, киләчәге өметле” дип исемләнгән презентациягә әзерлек эшләре бара. Авыл халкы да бу эштә үзенең ярдәмен күрсәтә, авылыбызның үткәне турында мәгълүмәт һәм материаллар туплауда булыша.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International