Март ае дәвамында безнең Теләче икенче номерлы балалар бакчасы тәрбиячеләре балалар бакчасы күләмендә төрле темаларга ачык шөгыльләр күрсәтттеләр:
Ачык шөгыльләр балалар бакчасында методик эшчәнлекне югары дәрәҗәдә нәтиҗәле оештыруның бер төре булып тора. Ачык шөгыльләр барышында тәрбиячеләр яңа стандартларга нигезләнеп төрле эш методларын ,инновацион алымнарны куллана белүләрен күрсәттеләр.
Ачык шөгыльләрдән соң педагоглар үзара фикер алыштылар һәм бер-берсенең эшчәнлекләрен анализландылар. Мондый формадагы методик эш төрләре тәрбиячеләргә профессиональ осталыкларын күтәрергә һәм үзара тәҗрибә уртаклашырга ярдәм итә .