Депутат белән очрашу.

2016 елның 1 апреле, җомга

29 март көнне Теләче муниципаль районына эш визиты белән Дәүләт Думасы депутаты В.П.Пешков килде. Депутат Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә эшләп килүче “Тегү дөньясында” түгәрәге эшчәнлеге белән танышты, укучылар эшләреннән ясалган күргәзмәне карады. Түгәрәккә йөрүчеләр биюләр өчен үзләре теккән костюмнарны күрсәттеләр. В.П.Пешков “Дәрестән соң мәктәп” эшчәнлеген бик ошатты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International