ЯҢАЛЫКЛАР


1
апрель, 2016 ел
җомга

29 март көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә, Кино елы уңаеннан “Нигә без кино белән дуслар, ни өчен ул безгә кирәк” исемле танып- белү сәгате үткәрелде. Хәзерге көндә укучыларның бик яратып карый торган мультфильмнары буенча презентация күрсәтелде.

28 март көнне берләшмәнең чираттагы очрашуы булды. Биредә берләшмәгә йөрүче хатын - кызларыбыз бәйләү нечкәлекләренә төшенеп, яңа бәйләү үрнәкләрен өйрәнделәр. Хатын - кызларыбыз күңелле итеп, җырлар җырлап, бәйли- бәйли кич утырдылар.

Балаларны Габдулла Тукай китаплары белән таныштырып, шигырьләр, әкиятләр кычкырып укылды.  “Шүрәле”  китабына  күзәтү   үткәрелде.

Олы Мәтәскә авылында “Карга боткасы” бәйрәмен үткәрү традицияга әйләнеп бара.  27 март көнне мәдәният йорты каршында кошларның җылы яктан кайтуы билгеләп үтелде. Программага балаларның чыгышы, төрле уеннар, кошларга багышланган шигырьләр, мәкальләр һәм табышмаклар әйтеш, җырлар һәм биюләр керде. Казанда карга боткасы пешерелде. Бәйрәмгә килүчеләр күп иде, алар ботка белән сыйландылар. Бу мәдәни чараны мәдәният хезмәткәрләре оештырды.

10 февральдән 1 июньгә кадәр “Сөйкемле Шүрәле” дип исемләнгән Халыкара иҗат эшләре конкурсы үткәрелә. Ул халык сәнгате традицияләрен саклау һәм үстерүгә, бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның иҗат мирасын популярлаштыруга, балалар һәм яшьләрне эстетик тәрбияләүгә юнәлдерелгән.  Бу конкурс кысаларында, Айдар авылы китапханәсе каршында эшләп килүче, "Тамчы" берләшмәсенә йөрүче Әлфинә Саттарова үзенең иҗат эшен бәяләү өчен жюрига тапшырды.

27 март көнне Айдар авылы китапханәсендә Халыкара театр көненә багышлап "Театр сәхнәсендә-якташларыбыз" дип исемләнгән күргәзмә эшли башлады. Әлеге күргәзмәдә китапханәгә килүчеләргә якташ актерларыбызның иҗаты турында кызыклы мәгълүматлар белән танышу мөмкинлеге булдырылды.

Әлеге конкурс кысаларында, 24 март көнне китапханә дәресе үткәрелде. "Туган якка сәяхәт- китаплар аша" дип аталган күзәтүләр буенча укучылар район тарихы, аның уңышлары, күренекле кешеләре, яшәү рәвешләре турында мәгълүмат алдылар.

25 март көнне Олы Мәтәскә китапханәчесе бер төркем укучы балалар белән “Каенкай”  ясле-бакчасына кунакка бардылар. Балаларга күчтәнәч итеп китапханәгә кайткан яңа китапларны алып төштеләр. Укучы балалар китаплар белән таныштырдылар, һәрберсе китаптан я бер шигырь, я әкият, я хикәя укыдылар. Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә бу бик зур бүләк булды.

Баландыш авыл китапханәсендә балалар өчен язгы каникул чорына "Каникулга күчтәнәч" дигән, балалар яратып укый торган китаплардан  күргәзмә куелды.

25 март көнне шагыйрь Әхмәт Рәшиткә 80 яшь тулды. Шул уңайдан Урта Мишә авыл китапханәсендә “Шигырь миңа тиңсез кодрәт бирде” дип исемләнгән китап күргәзмәсе ясалды. Әлеге күргәзмәгә шагыйрьнең балалар һәм олылар өчен язылган китаплары куелды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International