Татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайның тууына 130 ел була.Олы Мишә урта мәктәбендә бу күркәм бәйрәмгә әзерлек эшләре башланды.Укучылар төрле конкурсларда катнашалар.Башлангыч сыйныф укучылары Тукай әсәрләрен сәхнәләштереп,шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләргә әзерләнәләр.Габдулла Тукай шигырьләре, мәсәлләре аша мәктәбебездә әхлак, эстетик тәрбия бирелә.
Барлык илләрдә аны 20 гасыр башында ук билгеләп уза башладылар. Кошлар көнен билгеләп үтү очраклы гына сайлап алынмады. Чөнки апрель аенда бик күп кошлар төрле каршылыкларны җиңеп, үзләренең туган якларына, туган ояларына кабат кире кайталар. Кошлар – безнең булышчылар. Алар миллионлаган зарарлы бөҗәкләрне юк итәләр, кырларда уңышны тычканнардан саклыйлар. Ә без кошлар турында барысын да беләбезме, аларны саклыйбызмы? Алар турында ничек кайгыртабыз? Урта Мишә авыл китапханәсендә Халыкара кошлар көнен билгеләп үтү уңаеннан канатлы дусларыбызга багышланган экологик дәрес уздырылды. “Кошлар – безнең канатлы дусларыбыз”исемле рәсем конкурсына йомгак ясалды.
Әңгәмә вакытында китапның белем һәм кешелекнең рухи байлыгы чыганагы, тәрбия чарасы икәнлеге искә төшерелде, китап укуның әһәмияте аңлатылды. Балаларга китапка карата дөрес мөгалләмә булдыру буенча да киңәшләр бирелде.
Китапханәче Альбина Рахматуллина балаларга “Китапның үз биографиясе» дигән темага әңгәмә үткәрде, “Тәгәри китте йомгагым, күрмәдеңме әбекәй” дигән күргәзмәгә күзәтү уздырды. Бәйрәм иртәсе төрле милли уеннар, җырлар, биюләр белән бергә үрелеп барды. Бәйрәм бик күңелле узды.
1 апрель көнне Әбде авыл китапханәсендә Балалар китабы атналыгы уңаеннан китап укучы балалар белән танып – белү сәгате уздырылды. Бу атналык «Путешествие по стране Андерсена» дип аталган бәйрәмчә чара белән башланып китте, әкиятләр буенча викторина, табышмаклар чишү уткәрелде.
1 апрель - Халыкара кошлар көне. Бу уңайдан безнең Ола Мәтәскә балалар бакчасында кошларга карата күп чаралар үткәрелде: балалар кош рәсемнәре ясадылар, кошлар турында шигырьләр өйрәнделәр. Кошлар көненә әзерлек эшләре алдан башланды. Балалар әтиләре белән берлектә сыерчык оялары ясап алып килделәр. Оялар бакча тирәли агачларга эленде. Бик тиздән Аларга инде сыерчыклар да килеп урнашты.
Экологик тәрбия формалаштыру һәм тирә - юньгә сакчыл караш үстерү максатыннан, “ЭкоВесна” ике айлык кысаларында Олы Нырсы урта мәктәбендә экологик дәресләр үтте .
31 нче март көнне район мәдәният йортында район мәгариф бүлеге һәм өстәмә белем бирү йорты хезмәткәрләре Теләченең төзелүенә 25 ел тулу уңаеннан оештырылган “Туганҗирем-Теләче” темасына концерт күрсәттеләр.
Чараның ачылыш тантанасында Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республиканың яшьләр һәм спорт эшләре министры Владимир Леонов, Идел буе физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясе ректоры Йосыф Якубов һәм ТР ның бадминтон федерациясе президенты Юрий Чаплыгин катнашты.
Ярышта республикабыз районнарыннан иң көчле 300 дән артык бадминтончы катнашты, турнир 15 яшькәчә аерым һәм 19 яшькәчә яшь төркемнәрендә узды. Теләче районы данын балаларга белеем һәм тәрбия бирү үзәгенең бадминтон түгәрәгенә йөрүче балалары яклап, беренче 20-леккә керделәр.