ЯҢАЛЫКЛАР


1
апрель, 2016 ел
җомга

Ярышларда барлыгы 8 команда: Теләче, Балтач, Биектау, Кукмара, Әтнә, Арча, Саба һәм Питрәч районнары командалары катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча, Теләчебез егетләре 1 нче урында(тренерлары Шамил Шәяхмәтов), 2 нчедә Балтач, 3 нчедә Биектау районы командасы.  Кызлар арасында исә безнекеләр 4 нче урында.

30-31 март көннәрендә республика күләм "Наставник года"конкурсы булып узды. Бу конкурста безнең район данын яклап Югары Кибәхуҗа урта мәктәбеннән педагог-оештыручы Гинатуллина Гөлчәчәк Наил кызы катнашты. Эшчәнлеге нәтиҗәсе итеп аңа финалист дипломы һәм рәхмәт хаты тапшырылды.

28 март көнне Балалар иҗат үзәге методисты Гараева Ршания Ринатовна “2.0 Казан ачык талантлылар университеты” тарафыннан үткәрелгән А-Форумда катнашып кайтты.

Айлыкны үткәру планы төзелде. План нигезендә укучылар hәм аларның әти-әниләренә сулыкларда кешеләрнең тормышын саклау кагыйдәләре, өй түбәләреннән бозлар төшү очракларында саклану чаралары буенча әңгәмәләр, бозлыкларда килеп чыгарга мөмкин булган куркынычсызлык буенча аңлату эшләре, сулыкларда балалар өчен куркынычсызлык кагыйдәренә багышланган ата-аналар җыелышлары үткәрелде.

Җыелышта түбәндәге сораулар каралды:

  1. 2016/2017 уку елына федераль һәм региональ дәреслекләргә бирелгән заказлар һәм аларның үтәлеше.
  2. Дәреслекләркайтартуны оештыру
  3. Федераль дәреслекләрисемлегендәге үзгәрешләр.

29 март көнне Теләче урта мәктәбе базасында  математика укытучыларының семинар практикумы булып узды. Семинар кыссаларында укучыларны БДЙИ на әзерлекнең торышы һәм әзерлек планнары каралды. Алда башкарылачак эшләргә йөкләмәләр бирелде.

28  һәм 29 нчы март көннәрендә Теләче урта мәктәбе  базасында 9 һәм11 нче сыйныфларда укучылар өчен рус теле һәм математика фәннәреннән сынап карау тестлары уздырылды. Бу сынап карау тестларында 9 нчы сыйныфтан 155 укучы , 11 нче сыйныфтан 86 укучы  катнашты.

26 март көнне Балык Бистәсенең “Дельфин” спорт комплексында укучылар арасында иң гади авиамодельләр буенча республикакүләм шәхси – команда ярышлары булып узды. Теләче районыннан Балалар иҗат үзәге өстәмә белем бирү педагогы Руслан Нуртдиновҗитәкчелегендә “Авиамодельләштерү” берләшмэсендәшогыльләнүче 6 укучы катнашып кайтты. Ярышларда республиканың 18 районыннан 22 белем бирү оешмаларының 111 укучысы катнашты.

2016 елның 30 мартында укучыларны Туфан Миңнуллин иҗатына тарту, сәләтле балаларны барлау, аларны фәнни –эзләнү эшләренә тарту юлы белән,  рухи һәм интеллектуаль яктан үстерү максатында Татарстан Республикасы Дәүләт Советында Туфан Миңнуллин исемендәге III республика күләм конференция кысаларында "Журналистика. Кызыл тышлы дәфтәрдән" номинациясендә секция эше үтте. Әлеге чарада үзенең фәнни эше белән  Кече  Кибәхуҗа төп мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Рәхмәтуллина Энҗекатнашты.   Ул 2 нче урынны яулап Мәгариф һәм фән министрлыгының Дипломына һәм истәлекле бүләкләренә лаек  булды. Укучыны фәнни эшкә шушы мәктәпнең тарих укытучысы Рәхмәтуллина Айгөл Әбүзәр кызы әзерләде.                                                                                                         

Җыелышта түбәндәге сораулар каралды:

1.      2016/2017 уку елына федераль һәм региональ дәреслекләргә бирелгән заказлар һәм аларның үтәлеше.

2.      Дәреслекләр кайтартуны оештыру

3.      Федераль дәреслекләр исемлегендәге үзгәрешләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International