ЯҢАЛЫКЛАР


1
апрель, 2016 ел
җомга

Бу көнне елмаеп каршы алсаң, ел буена елмаеп йөрерсең.Көлгән вакытта кешенең йөзгә якын бит мускулы хәрәкәткә килә. Шуңа күрә көлик! Көлү кешенең гомерен озайта. Менә нинди зур көчкә ия ул көлү! Бер-береңә елмайсаң, дөнья яктырып, җылынып китә.Безнең 3-нче балалар бакчасында  да Көлке көне узды, балаларга шатлык алып килүчеләрдән клоуннар булды. Кызыклы тамашаны әзерләүдә  тәрбиячеләребезгә (Биккинина Р.Р.,Мингазова Г.Р.) зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Бʏген Баландыш тɵп мǝктǝбендǝ Бөтенроссиякʏлǝм  “Живая классика” онлайн кокурсының мǝктǝп туры ʏткǝрелде. Бу конкурста  укучылар мǝктǝп программасына кермǝгǝн  ǝсǝрдǝн ɵзек сɵйлǝргǝ тиешлǝр иде.  Конкурсның җиңүчелǝре итеп  6 класс укучысы Шакирова А.  Һǝм 7 сыйныф укучысы  Сафина А.    танылдылар.  Аларга онлайн этапта да уңышлар телибез.

2016 елның 2 апрелендә 13.00 сәг.Алан хуҗалыгы базасында хуҗалык җитәкчеләре, агрономнары, инженерлары, игътисадчылары, хисапчылары, амбар хуҗалыгы мөдирләре өчен 2016 ел кыр эшләрен оешкан төстә уздыру буенча киңәшмә-уку уздыру планлаштырыла. Киңәшмәдә ТР авыл хуҗалыгы министры урынбасары Н.Н.Хазипов, ТР “Россельхозцентр” филиалы белгечләре һәм башка белгечләр катнашуы көтелә.

2016 елның 9 апрелендә район хуҗалыкларында комиссия тарафыннан хуҗалыкларның 2016 елгы кыр эшләренә әзерлеге тикшереләчәк. Конкурс комиссиясенә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре дә кергән.

Мәгариф бүлеге, балалар сәнгать үзәге   хезмәткәрләре катнашында концерт булып узды. Концертка Ф.Хатыйпов һәм аның тормыш иптәше Р.Сибгатуллиналарның булуы аеруча бер ямь өстәде.  Концертта төрле милләт биюләре, хезмәткәрләрнең җырлары, ансамбльләр чыгышы  тамашачы күңеленә аеруча хуш килде.

  30  март көнне район мәдәният йорты сәхнәсендә оешмалар арасында  районыбыз оешуына 25 ел тулуга багышлап иглан ителгән "Туган җирем -Теләче" иҗат фестивале булып узды, фестивальне  Райфо, Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, Ак Барс банк, Россельхозбанк, Энергосбыт, Наско, Казначейство хезмәткәрләре дщвам итте. Концертта төрле яшьтәге чыгыш ясаган хезмәткәрләрнең шигырь һәм җырлары тамашачынын күңелендә тирән эз калдыргандыр дип ышанасы килә.

Балалар рәхәтләнеп  күңел ачтылар, төрле кызыклы уеннар уйнап, биюләр белән аралаштырып вакытны кызыклы уздырдылар.  Барлык өй эшләреннән аерылып ял иттеләр.

31 март көнне Әдбе мәдәният йорты хезмәткәрләре  балалар белән берлектә «Кошлар безнең дуслар» дип исемләнгән викторина уздырдылар. Шунысы сөендерә, укучыларыбыз кошлар турында бик мәгълүматлы. Бик матур рәсемнәр ясадылар, кошлар турында китаплар белән кызыксындылар.

Теләче районының яңадан оешуына 25 ел тулу уңаеннан Казаклар авылы китапханәсендә “Туган ягымның үткәне данлы, киләчәге өметле” дип исемләнгән презентациягә әзерлек эшләре бара. Авыл халкы да бу эштә үзенең ярдәмен күрсәтә, авылыбызның үткәне турында мәгълүмәт һәм материаллар туплауда булыша.

2016 елның 28 март көнне “Родник” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре видеокоференция җыелышында катнаштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International