ЯҢАЛЫКЛАР


1
апрель, 2016 ел
җомга

Янгын куркынычсызлыгын саклау максатыннан, куп балалы, социаль яктан авыр тормышлы һәм аз керемле гаиләләргә Татарстан Республикасы бюджеты ярдәме белән автомат янгын сигнализациясе урнаштырылды. Теләче муниципаль районы буенча әлеге төр ярдәмгә 10 гаилә керде.  

Монда ай дәвамында үткәрелгән чаралар турында мәгълүмат бирелә. Китапханә гәҗите китап укучыларда да зур кызыксыну уятты, алар гәҗиттәге рубрикаларны карыйлар, фотолардан үзләрен дә табалар.

Безнең сәнгать мәктәбендә укучы баянчы егетләребез дә бу конкурста актив катнаштылар һәм уңышлы гына чыгыш ясап призлы урыннарга лаек булдылар. Фархуллин Ильяс (җитәкчесе Халиуллин Фидаис ) баян т буенча  3 нче дәрәҗә лауреат, курай буенча  2 дәрәҗә лауреат, Касимов Салават (җитәкчесе Халиуллин Фидаис) баян төрендә 2 дәрәҗә лауреат, Мухаметханов Айсаф (җитәкчесе Сафиуллин Ильяс) баян  буенча  3 нче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар. Иң яшь укучыбыз Мухаметханов Айбулат (җитәкчесе Халиуллин Фидаис)  беренче тапкыр чыгыш ясауына карамастан шундый зур конкурста катнашып 2 нче дәрәҗә лауреат исемен яулады. Киләчәктә дә егетләргә уңышлар теләп калабыз.

Ә менә китапханәгә килергә мөмкинлеге булмаганнарга нишләргә соң? Айдар авылы китапханәчесе, китапка сусаганнарның үзләре килүләрен генә көтеп ятмыйча, аларның өйләренә барып, укылган китапларын айга берничә тапкыр алыштырып кайта. Әлеге очрашулардан китап укучылар канәгать калса, ә китапханәчегә яңа китаплар өләшүдән дә рәхәтрәк ни бар икән тагын?!


31
март, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Язгы каникул башланганчы Баландыш тɵп мǝктǝбендǝ Кошлар  көненә  багышланган “Иң  матур  сыерчык”  оясы  дигән  бәйге  игълан ителде. Әлеге бәйгедә укучылар бик  актив катнаштылар. Барысы 30дан  артык  сыерчык  оясы ясап  китерделәр. Сыерчык оялары  мǝктǝп тирәсендәге агачларга  урнаштырылды. Хәзер аларга  сыерчыклар оя  коралар.

24-26 март көннәрендә Яр Чаллы шәһәрендә республиканың белем бирү оешмаларының 11 нче сыйныф укучылары арасында физик тәрбия комплексы  ВФСК ГТО буенча республикакүләм фестиваленең финал туры узды.   Ярышларда республиканың барлык муниципаль берәмлекләре дә катнашты, укучылар 2,3 км га йөгерү, озынлыкка сикерү, ату һәм йөзү кебек төрләрне тапшыруда үзара көч сынаштылар. Ярышта Олы Мишә урта мәктәбе Әбде филиалыннан Камалетдинова Ләйлә һәм Семенов Семен катнаштылар.  Фестиваль ахырында барлык командаларга да дипломнар тапшырылды. 

Әлеге дәрес Теләче районы оешуга  25 ел тулуга багышланды. Дәрестә  өлкән сыйныф укучылары катнашты. Аларга Шәтке авылы тарихы турында сөйләнде. Соңыннан  тема буенча фикер алышулар булды.

Теләче районының яңадан оешуына 25 ел тулу уңаеннан Урта Мишә авылы китапханәсендә “Район тарихында авылым Урта Мишә” дип аталган презентациягә әзерлек эшләре бара. Өлкән яшьтәге кешеләр белән очрашып авылның, китапханәнең үткәне турында мәгълүмат җыела.

30 март көнне «Батыр» спорткомплексында Теләче муниципаль районы яңадан торгызылуга 25 ел тулу уңаеннан оешма-предприятияләр ир-егетлэр командалары арасында мини-футбол буенча район беренчелегенең финал ярышлары узды.

   Әлеге кискен ярышларда 1 урынны Теләче урта мәктәбе командасы, 2 урынны спорт мәктәбе командасы, 3 урынны- Теләче урта мәктәбе укучылары командасы, 4 урынны – район газ хуҗалыгы командасы яулады. Нәкъ менә шушы командалар финал ярышларында зур активлык курсәттеләр.

   Барысы 10 команда катнашкан мини-футбол ярышлары 2 март көнне старт алган иде.

30 март көнне Олы Мәтәскә китапханәсендә балалар китабы көне уңаеннан  күргәзмә эшләнде. Күргәзмәнең исеме “Күңелле китап”дип аталды. Күргәзмәгә балалар өчен яңа кайткан китаплар куелды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International