Язгы каникул башланганчы Баландыш тɵп мǝктǝбендǝ Кошлар көненә багышланган “Иң матур сыерчык” оясы дигән бәйге игълан ителде. Әлеге бәйгедә укучылар бик актив катнаштылар. Барысы 30дан артык сыерчык оясы ясап китерделәр. Сыерчык оялары мǝктǝп тирәсендәге агачларга урнаштырылды. Хәзер аларга сыерчыклар оя коралар.