Авылның алтын куллы кешеләре В.Ф.Пашагина, Г.В.Данилина, З.М.Артамонова һәм башкалар китапханәгә килүчеләрне үзләренең хезмәт җимешләре белән сөендерде. Алар кул эшләре белән шөгыльләнергә дә, китаплар укырга да вакыт табалар. Китаплар аларга яраткан шөгыльләрендә дә киңәшче булып торалар. Күргәзмәдә әлеге темага багышланган китаплар, журналлар да урын алды.
30 март көнне Теләче балалар китапханәсендә урта яшьтәге мәктәп укучылары өчен, Шәтке авылыннан чыккан якташ – язучыларыбыз: 75 яшьлек юбилейларын билгеләп үтүче Нурислам Хәсәнов һәм Сәйдә Зыялыга багышланган, “Безнең юбилярлар” дигән викторина уздырылды. Язучыларның тормыш юлы һәм иҗаты белән танышу, балаларга үзләрен кызыксындырган күп кенә сорауларга җавап табарга, аларның әсәрләрендәге сәнгати дөреслекне, милли телебезнең матурлыгын, уй һәм тойгыларының тирәнлеген яхшырак аңларга ярдәм итте.
Алар тимурчылык эшендә катнашалар. Өлкәннәргә йорт эшләрендә генә булышып калмыйча, аларның картлык проблемаларын уртаклашалар.
2016 елның 26 апрелендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тула. Шул уңайдан Баландыш авыл китапханәсендә "Тукай - сүнмәс йолдыз ул" дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшли башлады. Күргәзмә киң катлау китап укучыларга, бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты белән кызыксынучы һәркем игътибарына тәгъдим ителә.
24 нче март көнне Максабаш башлангыч мәктәбендә чираттагы ата-аналар җыелышы үткәрелде. Җыелышның төп мәсьәләләре булып Татарстан Республикасының Мәгариф һәм Фән министырлыгыннан килгән күрсәтмәләр нигезендә “Туберкулез авыруына карата профилактик чаралар” темасын яктырту һәм 3 чирек нәтиҗәләре, ирешкән уңышларыбыз һәм бурычларны билгеләү булды. Авылның фельдшеры Галявиева Р.И. әти-әниләрне туберкулез авыруының килеп чыгышы һәм аңа карата нинди профилактик чаралар кулланырга кирәклеге белән таныштырды. Бүгенге көндә актуаль булган «Ата-аналар җаваплы” дигән темага башлангыч сыйныфлар укытучысы Гаязетдинова Ә.И. тирән эчтәлекле чыгыш ясады. Сыйныф җитәкчеләре чирек нәтиҗәләре,укучыларның тәртибе һәм уку сыйфаты торышы белән таныштырды. Җыелыш җанлы һәм эчтәлекле узды.
26 март көнне, Олы Кибәхужа башлангыч мәктәбендә «Кошлар көне» уткәрелде. Чарага бер атна кала рәсем конкурсы игълан ителгән иде. Укучыларыбыз бик теләп ясадылар рәсемнәрен. Укучыларнын берсе дә бәйрәмнән буләксез китмәде.
Олы Мишэ авылында, куп еллар Олы Мишэ авыл клубы мэдэният йорты модире булып эшлэгэн Галимова Рэкия Фатиховнанын 70 яшьлек юбилей кичэсе уздырылды. Телэче муниципаль районы башлыгы И.Ф.Зариповнын Рэхмэт хаты белэн булэклэнде.
Чараның ачылыш тантанасында Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республиканың яшьләр һәм спорт эшләре министры Владимир Леонов, Идел буе физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясе ректоры Йосыф Якубов һәм ТРның бадминтон федерациясе президенты Юрий Чаплыгин катнашты.
Ярышта республикабыз районнарыннан иң көчле 300 дән артык бадминтончы катнашты, турнир 15 яшькәчә аерым һәм 19 яшькәчә яшь төркемнәрендә узды. Теләче районы данын балаларга белем һәм тәрбия бирү үзәгенең бадминтон түгәрәгенә йөрүче балалары яклап, беренче 20-леккә керделәр.
Бүген мәктәпләрдә укулар башланды. Олы Мишә урта мәктәбе укучылары ял итеп, көч туплап укырга килделәр. Алар өчен җаваплы дүртенче чирек башланды. Алда бердәм дәүләт имтиханнары, контроль эшләр. Бу чиректә укучыларга һәм укытучыларга саулык- сәламәтлек, сабырлык һәм хәвеф-хәтәрсез эш көннәре телибез!
Бу атнада патриотик тәрбия бирү максатыннан, физкультура тәрбиячесе Валиуллина Л.Җ. мәктәпкә әзерлек төркеме тәрбиячесе Галиәхмәтова З.А. белән берлектә “Аҗаган” бәйрәмен үткәрде. Балалар командаларга бүленеп төрле уеннарда көч сынаштылар. Иң сонгы этап – флагны эзләп табу иде, балалар махсус карта ярдәмендә флагны эзләп таптылар: нәтиҗәдә дуслык җиңеп чыкты. Бәйрәм бик кызыклы һәм күңелле үтте.