Ата-аналар җыелышы.

2016 елның 31 марты, пәнҗешәмбе

24 нче март көнне Максабаш башлангыч  мәктәбендә чираттагы ата-аналар җыелышы үткәрелде. Җыелышның төп мәсьәләләре булып Татарстан Республикасының Мәгариф һәм Фән министырлыгыннан килгән күрсәтмәләр нигезендә “Туберкулез авыруына карата профилактик чаралар” темасын яктырту һәм 3 чирек нәтиҗәләре, ирешкән уңышларыбыз һәм бурычларны билгеләү булды. Авылның фельдшеры Галявиева Р.И. әти-әниләрне туберкулез авыруының килеп чыгышы һәм аңа карата нинди профилактик чаралар кулланырга кирәклеге белән таныштырды. Бүгенге көндә актуаль  булган «Ата-аналар  җаваплы” дигән темага башлангыч сыйныфлар укытучысы Гаязетдинова Ә.И. тирән эчтәлекле чыгыш ясады. Сыйныф җитәкчеләре чирек нәтиҗәләре,укучыларның тәртибе һәм уку сыйфаты торышы белән таныштырды. Җыелыш җанлы һәм эчтәлекле узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International