Шармыш авыл китаханәсендә кул эшләренә багышланган күргәзмә эшләнде.

2016 елның 31 марты, пәнҗешәмбе

Авылның алтын  куллы кешеләре В.Ф.Пашагина, Г.В.Данилина, З.М.Артамонова һәм башкалар китапханәгә килүчеләрне үзләренең хезмәт җимешләре белән сөендерде. Алар кул эшләре белән шөгыльләнергә дә, китаплар укырга да вакыт табалар. Китаплар аларга яраткан шөгыльләрендә дә киңәшче булып торалар. Күргәзмәдә әлеге темага багышланган китаплар, журналлар да урын алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International