ЯҢАЛЫКЛАР


31
март, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Теләче 2нче номерлы балалар бакчасында язның беренче аеннан ук, һәр чәршәмбе бакча террирориясендә, тирә – якны чистарту, кардан арындыру эшләре буенча өмә үткәрелә. Мондый өмәләрне үткәрү безнең Теләче 2нче номерлы балалар бакчасында игелекле традициягә  әйләнде. Өмәләр барышында бакчаның һәр хезмәткәрләре үзләренең актив өлешләрен кертәләр, тирә – якны тәртипкә кертүдә теләп катнашалар. Үзләренең хезмәтләре белән, үсеп килүче буынга үрнәк  күрсәтәләр.

28 март көнне Балалар иҗат үзәге методисты Гараева Ршания Ринатовна “2.0 Казан ачык талантлылар университеты” тарафыннан үткәрелгән А-Форумда катнашып кайтты.

Ветераннар советы рәисе Рузалия Мансуровна ел дәвамында өлкәннәр белән тыгыз элемтәдә эшләде.

Викторина сорауларына җавап бирерлек китаплардан  «Вестники радости и весны» дигән күргәзмә эшләнде. Күргәзмәгә шулай ук кошларга оя ясарга өйрәтүче китаплар да куелды.

 

28 -29 март кɵннǝрендǝ  Казанда   бадминтон буенча Республика беренчелеге ʏткǝрелде. Бу ярышта Баландыш тɵп мǝктǝбенең укучылары да катнашып  яхшы кʏрсǝткечлǝргǝ ирештелǝр.

Бүген безнең Алан балалар бакчасына район үзәк шифаханәсеннән табиблар килде. Алар балаларның сәламәтлеген тикшерделәр.


29
март, 2016 ел
сишәмбе

Янгын куркынычсызлыгын саклау максатыннан, куп балалы, социаль яктан авыр тормышлы һәм аз керемле гаиләләргә Татарстан Республикасы бюджеты ярдәме белән автомат янгын сигнализациясе урнаштырылды. Теләче муниципаль районы буенча әлеге төр ярдәмгә 10 гаилә керде.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International