28 март көнне берләшмәнең чираттагы очрашуы булды. Биредә берләшмәгә йөрүче хатын - кызларыбыз бәйләү нечкәлекләренә төшенеп, яңа бәйләү үрнәкләрен өйрәнделәр. Хатын - кызларыбыз күңелле итеп, җырлар җырлап, бәйли- бәйли кич утырдылар.
28 март көнне Кукмарада укучылар арасында Бөтенрәсәй спартакиадасы кысаларында 2000-2001 елгы кызлар һәм егетләр арасында волейбол буенча зона туры узды. Ярышларда барлыгы 8 команда: Теләче, Балтач, Биектау, Кукмара, Әтнә, Арча, Саба һәм Питрәч районнары командалары катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча, Теләчебез егетләре 1 нче урында(тренерлары Шамил Шәяхмәтов), 2 нчедә Балтач, 3 нчедә Биектау районы командасы. Кызлар арасында исә безнекеләр 4 нче урында.
24-25 нче март көннәрендә МБГБУ –Олы Нырсы гомуми урта белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мубинова Г.Г. Бөтенрәсәй туган тел һәм әдәбият укытучылары өчен үткәрелгән “Туган тел” мастер – класс бәйгесенең йомгаклау этабында , үзтәҗрибә белән уртаклашып, II дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Без Гөлнара Гаптелманнафовнаны зур җиңүе белән котлыйбыз, алга таба да уңышлар телибез!
2016 елның 29 март көнне иртәнге 7.00 сәг. Башкарма комитеты актлар залында Теләче районы Башкарма комитеты җитәкчесе Р.Р.Нуруллин җитәкчелегендә Теләче районы Советы аппарат җитәкчесе И.В.Мубинов, Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарлары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Р.Х.Низаметдинов, авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, хуҗалык җитәкчеләре, агрономнар, инженерлар катнашында киңәшмә булып утте. Киңәшмәдә район хуҗалыкларының 2016 елгы язгы кыр эшләренә әзерлеге каралды.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Р.Х.Низаметдинов үзенең чыгышында район хуҗылыкларының 2016 елгы язгы кыр эшләренә әзерлекнең торышы белән таныштырды. Ремонт эшләрен төгәлләүгә, ашлама һәм ягулык-майлау материалларын туплауга аеруча игътибар бирелде.
25 марта учащиеся Тюлячинской средней школы Сулейманов Раиль, Муликов Динар, руководитель Гаптрахманов Фанис Фанилович , приняли участие в сетевых соревнованиях по стандартам Junior Skills в Республике Татарстан в компетенции «Мобильная робототехника». Участники соревнований отмечены грамотами.
Ярышларда республиканың барлык муниципаль берәмлекләре дә катнашты, укучылар ГТО буенча үз яшьләренә туры килүче баскычта булган сынауларда көч сынаштылар. Безнең район данын Әбде, Шәдке, Үзәк, Теләче, Олы Нырсы һәм Югары Кибәхуҗа мәктәбе укучылары яклады. Фестиваль ахырында барлык командаларга да дипломнар тапшырылды.
Туберкулез инфекциясе организмда бармы-юкмы икәнен Манту реакциясе буенча белеп була. Шул максаттан бүген ягъни 28 март көнне безнең 3нче балалар бакчасында балалар табиблары Шакирова Л.М, шәфкать туташы Тазиева Л. Манту реакциясен ясадылар. Шәфкать туташлары балаларның тән температурасын үлчәп, сулыш юлларын тыңладылар, гомуми сәламәтлекләрен карадылар.
Балаларны Габдулла Тукай китаплары белән таныштырып, шигырьләр, әкиятләр кычкырып укылды. “Шүрәле” китабына күзәтү үткәрелде.
27 март көнне мәдәният йорты каршында кошларның җылы яктан кайтуы билгеләп үтелде. Программага балаларның чыгышы, төрле уеннар, кошларга багышланган шигырьләр, мәкальләр һәм табышмаклар әйтеш, җырлар һәм биюләр керде. Казанда карга боткасы пешерелде. Бәйрәмгә килүчеләр күп иде, алар ботка белән сыйландылар. Бу мәдәни чараны мәдәният хезмәткәрләре оештырды.