Олы Мәтәскә авылында “Карга боткасы” бәйрәмен үткәрү традицияга әйләнеп бара.

2016 елның 28 марты, дүшәмбе

27 март көнне мәдәният йорты каршында кошларның җылы яктан кайтуы билгеләп үтелде. Программага балаларның чыгышы, төрле уеннар, кошларга багышланган шигырьләр, мәкальләр һәм табышмаклар әйтеш, җырлар һәм биюләр керде. Казанда карга боткасы пешерелде. Бәйрәмгә килүчеләр күп иде, алар ботка белән сыйландылар. Бу мәдәни чараны мәдәният хезмәткәрләре оештырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International