Чараның ачылыш тантанасында Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республиканың яшьләр һәм спорт эшләре министры Владимир Леонов, Идел буе физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясе ректоры Йосыф Якубов һәм ТРның бадминтон федерациясе президенты Юрий Чаплыгин катнашты.
Ярышта республикабыз районнарыннан иң көчле 300 дән артык бадминтончы катнашты, турнир 15 яшькәчә аерым һәм 19 яшькәчә яшь төркемнәрендә узды. Теләче районы данын балаларга белем һәм тәрбия бирү үзәгенең бадминтон түгәрәгенә йөрүче балалары яклап, беренче 20-леккә керделәр.