ЯҢАЛЫКЛАР


9
март, 2016 ел
чәршәмбе

5 нче март көнне район мәдәният йортында, районның кабат оешуына 25  ел уңаеннан Олы Нырсы авылы үзэшчәннәренең «Туган җирем – Теләче» дип исемләнгән  концерт программасы булып узды. Концертта искиткеч матур җыр һәм биюләре белән фольклор коллективлары чыгыш ясады. Шулай ук фойеда кул эшләреннән күргәзмә дә оештырылган иде. Халык әлеге концертны бик җылы кабул итте.

Викторинаның максаты булып балаларның төрле әсәрләрдәге табигать чагылышларын искә төшерү торды. Викторина сораулары төзү өчен В.Бианкиның, М.Пришвинның, Р.Киплингның һәм башка язучыларның хикәя һәм әкиятләре  кулланылды.

Сауш авылы китапханәсендә Г.Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан “Тукай – халык куңелендә” исемендэ стенд-газета эшләп куелды.

Баландыш авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре 8нче март Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан «Дөнья яме - Әнкәй, хатын-кыз» дигән әдәби-музыкаль кичә уздырды. Үзешчәннәребез үзләренең матур чыгышлары белән барлык хатын-кызларны сөендерде.

4 март көнне Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә язучы Афзал Шамовның тууына 115 ел булу уңаеннан "Көрәшчеләр токымыннан иде" дигән китап күргәзмәсе куелды. Күргәзмәдән китап укучылар да файдаланды.  

2016 елның  6 мартында  – Күкчә  авылында яшәгән   тыл ветераны  - Нәҗипова Рәхимә Шәяхмәт  кызына   90 яшь  тулды.  Бәйрәме  уңаеннан юбилярны  котларга   социаль  мәсьәләләр буенча  Теләче  муниципаль районы башлыгы урынбасары А.Р.Шәйдуллин, Алан авыл җирлеге башлыгы   Ә.Г.Хаҗиев килделәр һәм аңа  истәлекле  бүләкләр тапшырдылар.

    Рәхимә апа  лаеклы  ялга  чыкканчы туган колхозында төрле эштә  хезмәт иткән.  Бүгенге көндә кызы тәрбиясендә Сауш авылында гомер кичерә.

Казаклар авылы китапханәсе каршында эшләп килүче «Ахирәтләр мәҗлесе” берләшмәсе әгзалары Теләче районының яңадан торгызылуына 25 ел тулу уңаеннан игълан ителгән “Туган җирем – Теләче” сәнгать фестивале концертына әзерләнәләр. Алар анда  халкыбызның милли йоласы “Каурый өмәсе” күренешен күрсәтәчәкләр.

Олы Мишә урта мәктәбендә чираттан тыш педагогик киңәшмә булып узды. Мәктәп директоры Сафин А.С. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Коллегия һәм Теләче муниципаль районы советының отчет утрырышы материаллары белән таныштырды.Укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Хамидуллина Р.Ф. 3 нче чиреккә контроль эшләр графигын билгеләп үтте. Педагогик киңәшмәдә шулай ук алда торган бурычлар белән таныштык. Хатын-кыз укытучыларыбызны яз бәйрәме белән тәбрик иттек.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International