6 март көнне район мәдәният йортында Теләче муниципаль районының кабат торгызылуына 25 ел тулуга карата үткәрелгән районкүләм фестивальдә Кече Кибәхуҗа төп мәктәбе коллективы Кече Кибәхуҗа авыл җирлеге үзешчәннәре белән берлектә чыгыш ясады. Коллектив үз чыгышында районыбыз, авылыбыз тарихын күрсәтте, укытучылар иҗат иткән шигырьләрне яңгыратты. Матур җырлар, укучыларның дәртле биюләре концертны тагын да ямьләндерде. Мәктәбебезнең педагог- оештыручысы Мөхәмәдиева Н.Д. сценарие буенча күрсәтелгән “Моңнарыңа, чорларыңа килдем уралып” исемле чыгышны тамашачылар көчле алкышларга күмде. Фестивальне оештыручылар коллективка, мәктәп җитәкчесе Н.Н.Әхмәтҗановага зур рәхмәтләрен җиткерде.
Шул уңайдан, Айдар авылы китапханәсендә, язучының иҗатын яктырткан, “Иҗат тамчыларын туган җирдән җыеп” дип исемләнгән җыелма папка булдырылып китап укучыларыбызга тәкъдим ителде.
Кичәдә “Нардуган” керәшен фольклор ансамбле, башлангыч класс укучылары, аерым җырчылар чыгышы белән үрелеп барды. Шулай ук бәйрәмдә Баландыш авылы мәдәният йорты үзэшчәннәре дә катнашты. Алар чыгышын авыл халкы аеруча җылы кабул итте. Шулай ук килгән тамашачы районның 25 еллыгына әзерләнгән күргәзмә белән дә таныша алдылар.
4 март көнне Айдар авыл жирлеге үзешчәннәре районыбызның яңадан торгызылуына 25 ел тулу уңаеннан үткәрелгән «Туган җирем - Теләче » дип исемләнгән иҗат фестивалендә чыгыш ясады. Мәдәният йорты фойесында китапханәчеләр, клуб мөдирләре, мәктәп, балалар бакчасы коллективы һәм кул эше осталары тарафыннан күргәзмә дә эшләде.
Аларны мәдәни учакка тарту максатыннан, 6 март көнне Олы Мәтәскә авылы китапханәсендә укучылар өчен шашка, шахмат һәм домино уеннары оештырылды. Укучылар барлык уеннарда да актив катнаштылар. Бу чара үзенчәлекле, күңелле үтте.
Авыл халкы һәм кайткан кунаклар урамда пешкән пылау һәм кайнар коймак белән сыйландылар. Бәйрәм күтәренке рухта үтте.
Ул җиргә яшәрү, матурлану, яңару алып килә. Гүзәллек арасында һәрвакыт мәхәббәт яши. Шуңа да борынгы заманнардан ук җырчылар хатын-кызларны мактап дан җырлаганнар, рәссамнар гүзәл сыннар ясаганнар, ә язучылар һәм шагыйрьләр, аларга атап, мәңгелек әсәрләр иҗат иткәннәр. Айдар авылы китапханәсендә оештырылган "Мәхәббәт һәм яз җыры" китап күргәзмәсендә язучы -шагыйрьләребезнең гүзәл затларыбыз матурлыгына, яз фасылына мәдхия җырланган әсәрләре урын алды. 7 март көнне булып узган «Сездән иңә илаһилык нуры, сездән иңә көчле рухлылык!” дип исемләнгән бәйрәм концерты да әлеге бәйрәмгә багышланды.
Нәкъ менә шушы көннәрдә кешелек дөньясы иң матур бәйрәмнәрнең берсе – Халыкара хатын-кызлар көнен билгеләп үтте. Без йөрәк түреннән чыккан җылы сүзләрне иң кадерле, газиз кешеләребезгә – әниләребезгә, әбиләребезгә, апа-сеңелләребезгә, сылу кызларыбызга җиткерергә ашыктык, аларны сөендерәсебез, куандырасыбыз килде. Язның беренче бәйрәме уңаеннан, 6 март көнне Урта Мишә авыл клубында, китапханә белән берлектә, “Һәр тамчысы назга тулган язлар, багышлана Сезгә, хатын-кызлар!” дип исемләнгән концерт булып узды. Концерт шулкадәр якты тәэсир һәм яхшы кәеф калдырды, язгы кич күңелле үтте дип зур ышаныч белән әйтергә була.
Әлеге чара мәрхәмәтле аналарага, сөйкемле апа-кызларга багышланып үткәрелде. Җыр- бию белән үрелеп барган бәйрәмебез тамашачы күңелендә матур тәэсирләр калдырды.
Әлеге бәйрәмдә балалар белән бергә әниләр дә төрле конкурсларда катнашып, кызыклы чаралар оештырдылар.