4 март көнне Айдар авыл жирлеге үзешчәннәре районыбызның яңадан торгызылуына 25 ел тулу уңаеннан үткәрелгән «Туган җирем - Теләче » дип исемләнгән иҗат фестивалендә чыгыш ясады. Мәдәният йорты фойесында китапханәчеләр, клуб мөдирләре, мәктәп, балалар бакчасы коллективы һәм кул эше осталары тарафыннан күргәзмә дә эшләде.