Ул җиргә яшәрү, матурлану, яңару алып килә. Гүзәллек арасында һәрвакыт мәхәббәт яши. Шуңа да борынгы заманнардан ук җырчылар хатын-кызларны мактап дан җырлаганнар, рәссамнар гүзәл сыннар ясаганнар, ә язучылар һәм шагыйрьләр, аларга атап, мәңгелек әсәрләр иҗат иткәннәр. Айдар авылы китапханәсендә оештырылган "Мәхәббәт һәм яз җыры" китап күргәзмәсендә язучы -шагыйрьләребезнең гүзәл затларыбыз матурлыгына, яз фасылына мәдхия җырланган әсәрләре урын алды. 7 март көнне булып узган «Сездән иңә илаһилык нуры, сездән иңә көчле рухлылык!” дип исемләнгән бәйрәм концерты да әлеге бәйрәмгә багышланды.