6 март көнне район мәдәният йортында Теләче муниципаль районының кабат торгызылуына 25 ел тулуга карата үткәрелгән районкүләм фестивальдә Кече Кибәхуҗа төп мәктәбе коллективы Кече Кибәхуҗа авыл җирлеге үзешчәннәре белән берлектә чыгыш ясады. Коллектив үз чыгышында районыбыз, авылыбыз тарихын күрсәтте, укытучылар иҗат иткән шигырьләрне яңгыратты. Матур җырлар, укучыларның дәртле биюләре концертны тагын да ямьләндерде. Мәктәбебезнең педагог- оештыручысы Мөхәмәдиева Н.Д. сценарие буенча күрсәтелгән “Моңнарыңа, чорларыңа килдем уралып” исемле чыгышны тамашачылар көчле алкышларга күмде. Фестивальне оештыручылар коллективка, мәктәп җитәкчесе Н.Н.Әхмәтҗановага зур рәхмәтләрен җиткерде.