6 март көнне Субаш авылы мәдәният хезмәткәрләре 8 нче март Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан «Язның күркәм бәйрәме» дип исемләнгән күңелле кичә уздырдылар.

2016 елның 10 марты, пәнҗешәмбе

Кичәдә “Нардуган” керәшен фольклор ансамбле, башлангыч класс укучылары, аерым җырчылар чыгышы белән үрелеп барды. Шулай ук бәйрәмдә Баландыш авылы мәдәният йорты үзэшчәннәре дә катнашты.  Алар чыгышын авыл халкы аеруча җылы кабул итте. Шулай ук килгән тамашачы районның 25 еллыгына әзерләнгән күргәзмә белән дә таныша алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International