Бәйрәм чаралары татаналы рәвештә, хатын-кызларга бүләкләр тапшырылып, матур теләкләр җиткереп чәй табыннары артында җырга, биюгә уралып үткәрелде.
Алан, Нирус, Игенче хуҗалыкларында бәйрәм чарасы 70-80 эшләүче хатын-кыз һәм ветераннар катнашында үтте.
Уен 4:2 Тимерхан командасы файдасына төгәлләнде.
Шармыш авылы китапханәчесе башлангыч класс укучылары белән “Китаплар сезнең белән танышырга тели” исеме астында әңгәмә үткәрде. Шармыш мәктәбендә Э.Успенскийның «Отпуск крокодила Гены», «Дядя Федор, пес и кот», В.Драгунскийның «Где это видано, где это слыхано», «Хитрый способ» әсәрләренә, М.Зощенконың балалар өчен хикәяләренә, А.Толстой, А.Гайдар әсәрләренә күзәтү үткәрелде. Балалар игътибарына хикәяләр, әкиятләр, хайваннар һәм атмофера турындагы энциклопедияләр тәкъдим ителде. Балалар үзләрен кызыксындырган китапларны яздырып алдылар.
2016 елнын 2 аена, авыл хужалыгы идарэсе тарафыннан, хужалыклардан жыеп алынган мэгълуматлар шуны курсэтэ, могезле эре терлектэн ит житештеру буенча беренче урында «Алан» ЖЧЖ тора, ул 1 баш яшь терлеккэ 2 айга 39,5 кг ит житештергэн, икенче урында «Тан» ЖЧЖ, анын 1 баш яшь терлеккэ житештергэн ите 34 кг, оченче урында «Игенче» ЖЧЖ , 1 баш яшь терлеккэ 33,3 килограмм ит житештергэн. Район буенча бу курсэткеч 32,4 кг.
Кичәдә күңелле күренешләр, әниләрнен тапкырлыклары, җыр-моңга осталыклыры тагын бер кат күренде. Ир-егетләребез котлауларын җыр аша җиткерделәр. Кичәдән тамашачылар канәгать калып, ял итеп эшкә дәрт алып таралышты.
Ямбулат авылы китапханәсендә Теләче районының кабат торгызылуына 25 ел тулу уңаеннан "Теләчегә - 25 ел" дигән стена газетасы һәм "Якташ язучыларыбыз иҗаты" дигән китап күргәзмәсе эшләнде. Бу китап күргәзмәсенә безнең төбәктән чыккан язучыларыбызның китаплары, иҗатларына багышланган папкалар куелды. Бу китап күргәзмәсе укучыларыбызны якташ язучыларыбызның иҗатлары белән таныштыра һәм аларның әсәрләрен алып укырга өнди. Шулай ук язучы - прозаик Нурислам Хасановның тууына 75 ел тулу уңаеннан "Каләме саф корычтан " дигән иҗатына күзәтү үткәрелде, тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырылды.
5 нче март көнне Олы Мәтәскә мәдәният йортында "Гүзәлләрнең гүзәле сез" дип исемләнгән музыкаль кичә үткәрелде.
Кадерле хатын-кызларыбызны бәйрәм белән тәбрикләп ир-егетләребез зур концерт бүләк иттеләр.
Әлеге бәйрәмдә балалар белән бергә әниләр дә төрле конкурсларда катнашып, кызыклы чаралар оештырдылар.
Нәкъ менә шушы көннәрдә кешелек дөньясы иң матур бәйрәмнәрнең берсе – Халыкара хатын-кызлар көнен билгеләп үтте. Без йөрәк түреннән чыккан җылы сүзләрне иң кадерле, газиз кешеләребезгә – әниләребезгә,әбиләребезгә, апа-сеңелләребезгә, сылу кызларыбызга җиткерергә ашыктык, аларны сөендерәсебез, куандырасыбыз килде. Язның беренче бәйрәме уңаеннан, 6 март көнне Урта Мишә авыл клубында,китапханә белән берлектә, “Һәр тамчысы назга тулган язлар, багышлана Сезгә, хатын-кызлар!” дип исемләнгән концерт булып узды. Концерт шулкадәр якты тәэсир һәм яхшы кәеф калдырды, язгы кич күңелле үтте дип зур ышаныч белән әйтергә була.
Россиядә 2016 ел “Россия киносы елы”дип игълан ителгәнлектән, Урта Мишә авыл китапханәсендә “Серле кино сәнгате” дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләп куелды. Күргәзмә ел дәвамында материаллар белән тулыландырылып эшләп киләчәк.