Ямбулат авылы китапханәсендә Теләче районының кабат торгызылуына 25 ел тулу уңаеннан "Теләчегә - 25 ел" дигән стена газетасы һәм "Якташ язучыларыбыз иҗаты" дигән китап күргәзмәсе эшләнде. Бу китап күргәзмәсенә безнең төбәктән чыккан язучыларыбызның китаплары, иҗатларына багышланган папкалар куелды. Бу китап күргәзмәсе укучыларыбызны якташ язучыларыбызның иҗатлары белән таныштыра һәм аларның әсәрләрен алып укырга өнди. Шулай ук язучы - прозаик Нурислам Хасановның тууына 75 ел тулу уңаеннан "Каләме саф корычтан " дигән иҗатына күзәтү үткәрелде, тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырылды.